Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белүчеләр юкмы?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тарафыннан 27 сентябрьдә Туйкә авылы тирәсендә "Мәнәвез" елгасында табылган ир кеше мәетенең шәхесе ачыклана. Мәет якынча 1,5 ай яткан. Билгеләре: буеның озынлыгы 160 см., өске тешләре юк, аскы тешләре куелган (сары металлдан). Мәет кырында судан кара төстәге кара трико, соры төстәге ирләр...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тарафыннан 27 сентябрьдә Туйкә авылы тирәсендә "Мәнәвез" елгасында табылган ир кеше мәетенең шәхесе ачыклана. Мәет якынча 1,5 ай яткан.

Билгеләре: буеның озынлыгы 160 см., өске тешләре юк, аскы тешләре куелган (сары металлдан).

Мәет кырында судан кара төстәге кара трико, соры төстәге ирләр джемперы, 39-40 нчы үлчәмдәге бер сыңар гәлүш табылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тарафыннан 21 июньдә Бакалы районының Кәрпи авылы янында "Ык" елгасында табылган ир кеше мәетенең шәхесе ачыклана.

Тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, билгесез ир өч тәүлектән дә ким булмаган вакыт суда торган.

Билгеләре: буе 180 см, кара чәчле, озынлыгы 1,5 см. Өске тешләренең бишенчесе, уң яктан җиденчесе юк. Аскы тешләренең сул яктан бишенчесе, уңнан дүртенчесе юк. Сул җилкәсендә "Камчатка" дип язылган байрак рәсеме бар. Сул як беләгендә кояш нурлары, сул кулының өченче бармагында таҗ сурәтләнгән татуировка төшерелгән.

Нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 02 яки 7-30-87 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белүчеләр юкмы?