Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Кәримовның ил алдында йөзе ак

Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Кәримов райондашларга яхшы таныш. Ул 1926 елда Азнакай районы Мөслим авылында туа. Хәрби хезмәткә 1943 елның 10 ноябрендә алына. -Безне, 17 яшьлек егетләрне, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Бу вакытта Маньчжурия чигендә Япониянең Квантун армиясе СССР га һөҗүм итәргә әзер тора иде. Мин...

Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Кәримов райондашларга яхшы таныш.
Ул 1926 елда Азнакай районы Мөслим авылында туа. Хәрби хезмәткә 1943 елның 10 ноябрендә алына.
-Безне, 17 яшьлек егетләрне, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Бу вакытта Маньчжурия чигендә Япониянең Квантун армиясе СССР га һөҗүм итәргә әзер тора иде. Мин башта укчы, аннан снайпер, минометчы, ә Япония сугыш башлагач, автоматчы булып хезмәт иттем. Безнең 246 нчы укчы полк 22 нче Кызыл байраклы Чапаев дивизиясе составында Мулин, Муданьцзян, Харбинны һәм башка Кытай шәһәрләрен азат итүдә катнашты, - дип искә ала ул дәһшәтле елларны Идрис ага.
Батырлыклары өчен ул "Японияне җиңгән өчен" медале һәм 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Совет армиясе сафларында җиде ел хезмәт иткәннән соң туган авылына кайта. Тымытык комсомол райкомы тәкъдиме белән милиция органнарына эшкә җибәрелә. Хезмәт юлын Ютазы районы эчке эшләр бүлегендә участковый булып башлый. 1956 елда үз теләге белән Тымытык эчке эшләр бүлегенә кайта. Идрис Ильяс улы 1966 елда җинаятьчеләрне эзләү инспекторы итеп билгеләнә, аннан хокук бозулар профилактикасы өлкән инспекторы була. Ун еллап "Сакта" дигән стена газетасын җитәкли, район газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе була. Эчке эшләр бүлегенең халык контроле төркеме рәисе итеп сайлана.
И.Кәримов Чалпы кичке мәктәбендә урта белем алып, Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. Ул эчке эшләр органнарында 33 ел хезмәт итә, милиция майоры дәрәҗәсенә күтәрелә, намуслы хезмәте өчен Кызыл Йолдыз орденына, күпсанлы медальләргә, мактау грамоталарына, "Милиция отличнигы" исеменә лаек була. 2000 елда аңа милиция подполковнигы дигән дәрәҗә бирелә.
Лаеклы ялга чыккач та тынгы белми ветеран, ике еллап милиция терәк пункты начальнигы булып эшли, туган авылы тарихы турында китап яза.
Бүгенге көндә дә ветераннар советы оештырган барлык чараларда актив катнаша, мәктәпләрдә балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә, яшь коллегалары белән хезмәт тәҗрибәсен уртаклаша.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Кәримовның ил алдында йөзе ак