Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән!

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар! Быел илебез тарихында зур әһәмияткә ия булган Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуын билгеләп үтәбез.

 Күз яшьләренә уралган сөенечле дә, сагышлы да булган, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланган бәйрәм ул. Безнең Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше китеп, аларның 8 меңнән артыгы яу кырларында ятып калган. Без бүген аларның рухлары алдында баш иябез. Сугыш батырларының якты истәлеге мәңге күңелләрдә сакланыр!

 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!

Язмыш Сезгә нинди генә сынаулар бирсә дә, намуслы, гадел һәм көчле рухлы булып калгансыз, сынмагансыз, сыгылмагансыз. Бүген аяз күктә кояш балкый, газиз балаларыбызның йөзләрендә шатлык уйный, киләчәгебез өметле һәм ышанычлы икән – болар барысы да, хөрмәтле ветераннарыбыз, Сезнең батырлык, Сез китергән Җиңү байлыгы! Без, яшь буын, Сезнең алдыгызда мәңге рәхмәтле, мәңге бурычлыбыз.

 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы чоры балалары, тыл хезмәткәрләре!

Сез ачы язмыш хәсрәтләренә бирешмичә, күпләрегез бер тапкыр да  әтиләрегезне күрмичә, ятим  булып үскәнсез. Дәһшәтле сугыш елларында көн-төн белән хисаплашмыйча, барлык тормыш йөген, авыр хезмәтне үз җилкәләрегездә тарткансыз, фронттагыларга ышанычлы тыл оештырып, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торгансыз. Сугыштан соң колхоз-совхозларда, төзелешләрдә батырларча     хезмәт   куеп,  илебез,  республикабыз үсешенә зур өлеш керттегез. Барысы өчен дә сезгә тирән рәхмәтлебез!

 

Хөрмәтле райондашлар!

Быел без Җиңү бәйрәмен үзенчәлекле шартларда билгеләп үтәбез. Дөньякүләм килеп туган пандемия безне сыный, өйләребездә торырга мәҗбүр итә. Халкыбыз төрле чорларда бик күп авырлыклар кичерде. Алла боерса, барлык таләпләрне үтәп, бу афәтне дә түземлек, сабырлык белән җиңәрбез! Килеп туган шартлар Бөек Җиңү бәйрәмен урамнарга чыгып, “Үлемсез полк” сафларында атлап үткәрергә мөмкинлек бирми. Барчагызны да, хөрмәтле азнакайлылар, бу изге бәйрәмебезне өйләребездә, якыннарыбыз белән матбугат чаралары, социаль челтәрләр аша үткәрергә чакырабыз.

 

Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, барлык азнакайлылар!

Сезнең барчагызны Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, имин, мул тормыш телим! Барлык якыннарыгызның хөрмәтенә, ягымлы карашына, күңел җылыларына төренеп, куанычлы озын гомер кичерергә насыйп булсын!

 

Ихтирам белән, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель ШӘЙДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев