Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында “Маяк” газетасы бәйге игълан итә

Җиңү солдатлары Хәсән Гәрәев (уңда), Фатих Галиев. Азнакай урамнары аларның исемен йөртә Бөек Ватан сугышы афәтен без кинолардан, документаль хроникалардан күреп, китаплардан укып кына беләбез. Ни кызганыч, аны үз башларыннан кичереп, илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбыз сафлары һаман саен сирәгәя. Зур батырлыклар кылып яуда һәлак булган әти-бабаларыбыз истәлеге дә бары...

Җиңү солдатлары Хәсән Гәрәев (уңда), Фатих Галиев. Азнакай урамнары аларның исемен йөртә

Бөек Ватан сугышы афәтен без кинолардан, документаль хроникалардан күреп, китаплардан укып кына беләбез. Ни кызганыч, аны үз башларыннан кичереп, илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбыз сафлары һаман саен сирәгәя.


Зур батырлыклар кылып яуда һәлак булган әти-бабаларыбыз истәлеге дә бары тик хәтерләрдә һәм фотосурәтләрдә генә саклана. Мәңгелектән карашларын төбәп, алар безгә: "Онытмагыз!" - дияләр кебек. Онытмыйбыз, хакыбыз юк!


Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәтерләрне уяу тотып, истәлекләрне тагын да яңартып, Ватаныбыз өчен көрәшкән солдатларның (әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, якыннарыбыз) сугыш елларында төшкән фотоларын барлап, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында "Маяк" газетасы битләрендә бәйгедә катнашып алыйк әле!

Аларны редакциягә алып килергә дә, хат белән юлларга да, электрон адрес аша салырга да була. Бәйге булгач, әлбәттә, аның бүләкләре дә була. Аңа йомгакны 9 май - Җиңү бәйрәме алдыннан ясарбыз. Элемтәдә торыйк, бергә булыйк. Сездән фотосурәтләр көтәбез!


"Маяк" газетасы редакциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында “Маяк” газетасы бәйге игълан итә