Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башына яра алган, акчасыз да калган

Эчүчелекнең беркайчан да юньлегә илтәсе юк. Ул үзең өчен дә, яныңдагылар өчен дә гаять үкенечле тәмамланырга мөмкин. Берәүләр матди, әхлакый зыян күрсә, икенчеләре, гомумән, "рәшәткә артына" да утырырга мөмкин. Нәтиҗәдә - җимерелгән язмышлар, ачы үкенү... Районыбызда яшәүче Ашаров абыйсы яшәгән җиргә кунакка - аның кечкенә баласының туган көненә (нинди гадәт...

Эчүчелекнең беркайчан да юньлегә илтәсе юк. Ул үзең өчен дә, яныңдагылар өчен дә гаять үкенечле тәмамланырга мөмкин. Берәүләр матди, әхлакый зыян күрсә, икенчеләре, гомумән, "рәшәткә артына" да утырырга мөмкин. Нәтиҗәдә - җимерелгән язмышлар, ачы үкенү...
Районыбызда яшәүче Ашаров абыйсы яшәгән җиргә кунакка - аның кечкенә баласының туган көненә (нинди гадәт микән ул, олылар җыелып, аракылы өстәл артында бала-чага туган көнен үткәрү?!) килә. Мәҗлестә шактый гына "кызып алган" кунак күңел ачуны дәвам итәргә урамга чыга. "Өстәргә" дип кибеткә килгән җирендә шулай ук "кызмача" Гатина белән Блажковка тап була һәм танышып китәләр. Алары авылга читтән килеп, төзелештә эшләүчеләр булып чыга. Ашаров аракы сатып ала һәм яңа танышларын сыйланып алырга кибет артына дәшә. Гатинага "күзе төшкән" Ашаров алар белән хушлашырга ашыкмый, күлгә кадәр озата барырга була.
...Суд утырышы барышында аның аңлатуынча, юлда, бәлки ул Гатинага аны мыскыллаган сүзләр әйткәндер дә, бу хакта хәтерләми. Әмма ничек булса да булган, алар арасында гауга чыгып, Блажков Гатинаны якларга керешә һәм иа-егетләр арасында тукмаш башлана. Нәтиҗәдә Ашаров баш ярасы ала, яңак сөяге сына. Матди зыян да күрә: автомобиль алырга дигән 100 000 мең сум кредит акчасы, банкомат картасы, кесә телефоны юкка чыга, җитмәсә... киемсез дә кала.
Суд Гатина һәм Блажковка карата хөкем карары чыгарды: беренчесе шартлы рәвештә, ә Блажков 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Менә шулай, аракы таныштыра да, талаштыра да, язмышыңны да бер мизгелдә үкенечле хәл итә дә куя.
Гөлнара Шакирова, судья ярдәмчесе, 3 класслы РФ юстициясе советнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башына яра алган, акчасыз да калган