Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башлыгыбыз бик кешелекле

Узган елның апрель аенда 90 яшемне тутырдым. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге бер төркем делегация өемә килеп күчтәнәчләр, чәчәкләр белән котладылар, фотосурәткә төшерделәр, радио, теле-видениегә яздырдылар. Бер сәгатьләп башымнан үткән фаҗигале язмышымны сөйләп, эчемне бушаттым. Игътибар белән тыңлап, сораулар бирделәр. Мондый да зур ихтирам көтмәгән идем. Марсель Зөфәр улы идәнемә...

Узган елның апрель аенда 90 яшемне тутырдым. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге бер төркем делегация өемә килеп күчтәнәчләр, чәчәкләр белән котладылар, фотосурәткә төшерделәр, радио, теле-видениегә яздырдылар. Бер сәгатьләп башымнан үткән фаҗигале язмышымны сөйләп, эчемне бушаттым. Игътибар белән тыңлап, сораулар бирделәр. Мондый да зур ихтирам көтмәгән идем.
Марсель Зөфәр улы идәнемә җылы линолеум җәйдерде, яңа ванна, яңа газ колонкасы куйдыртты. Мин ялгыз, балаларым булмады. Картым күптән вафат. Якын туганнарым да юк.
Быел инде 91 яшемне тутырдым. Марсель Зөфәр улы кушуы буенча ике тәрәзәмне дә яңага алыштырып киттеләр. Сөенечемнән утырып еладым. Балкон ишегем күптән ватык, тәрәзәләремнән җил өрә иде. Өебезгә 40 ел бит инде.
Игелекле район башлыгына рәхмәтем чиксез минем. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да җитәкчелек тарафыннан зур кайгыртучанлык тойдык, олы бүләкләр ясадылар. Үзе дә эшли, башка җитәкчеләрне дә эшләтә белә. Ул килгәч, шәһәребез төзекләнде, җанланды, гади халыкка игътибар артты, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә зур уңышларга ирештек. Үз игелекләре үзенә меңе белән кайтсын! Районыбыз өчен тагын да озак еллар нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын!
Бибифатыйма Насыйбуллина,
хезмәт һәм тыл ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башлыгыбыз бик кешелекле