Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башлангычларның район олимпиадалары тәмамланды

Март урталарында 4 нче сыйныф укучылары өчен төрле фәннәр буенча олипиадалар узды. Анда барлыгы 57 укучы катнашты. Тирә-як дөнья һәм ОБЖ буенча беренчелекне - Актүбәнең 2 нче мәктәбеннән Ярослав Долгих (җитәкчесе - Фәния Мозафарова), икенче урынны - Тымытыктан Алина Шәйхетдинова һәм 5 нче мәктәптән Ранис Хәбибуллин (Найля Харрасова, Гүзәл Муллагалиева),...

Март урталарында 4 нче сыйныф укучылары өчен төрле фәннәр буенча олипиадалар узды.

Анда барлыгы 57 укучы катнашты. Тирә-як дөнья һәм ОБЖ буенча беренчелекне - Актүбәнең 2 нче мәктәбеннән Ярослав Долгих (җитәкчесе - Фәния Мозафарова), икенче урынны - Тымытыктан Алина Шәйхетдинова һәм 5 нче мәктәптән Ранис Хәбибуллин (Найля Харрасова, Гүзәл Муллагалиева), өченче урынны Актүбәнең 3 нче мәктәбеннән Алсу Зиннурова (Гөлназ Әхмәтова) яулады.

Математикадан Сарлы мәктәбе укучысы Илһам Камалетдинов (Алсу Гатиятова) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Шулай ук 8 нче мәктәптән Адел Гарифуллин, 2 нче мәктәптән Алсу Зарипова (Рәмилә Хикмәтова, Альбина Сабирова), Актүбәнең 1 нче мәктәбеннән Азалия Садыкова һәм 5 нче мәктәптән Руслан Камалетдинов (Татьяна Максименко, Гүзәл Муллагалиева) призлы урыннарга лаек булды.

Рус теле буенча 9 нчы мәктәптән Риана Шәрипова (Гөлнара Галиева), 6 нчы мәктәптән Анжелика Җиһаншина (Люция Вафиева), 2 нче мәктәптән Диана Мөслимова (Нурия Зиновьева) югары баллар җыйдылар. Ә татар мәктәпләреннән Мәлбагыш мәктәбе укучысы Эльвина Йосыпова (Венера Афзалова), Актүбә 3 нче мәктәбеннән Лотфия Вәкилова (Гөлназ Әхмәтова), Илбәктән Венера Ситдикова (Диләрә Ситдикова) фәнне бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Ләйсән Ахунова, мәгълүмати-методик үзәк методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев