Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барысы да кеше мәнфәгате өчен эшләнә

2012 елда Азнакай муниципаль районы объектларында төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт эшләре алып бару өчен барлык дәрәҗәдәге бюджеттан 850 млн. сум акча бирелгән. Әлеге финанс кереме тәгаен генә кайсы өлкәләрдә һәм ничек файдаланыла соң? Шул турыда тулырак аңлатма бирүен сорап, газета журналисты муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис...

2012 елда Азнакай муниципаль районы объектларында төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт эшләре алып бару өчен барлык дәрәҗәдәге бюджеттан 850 млн. сум акча бирелгән. Әлеге финанс кереме тәгаен генә кайсы өлкәләрдә һәм ничек файдаланыла соң? Шул турыда тулырак аңлатма бирүен сорап, газета журналисты муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнановка мөрәҗәгать итте.
- Әлеге бюджет акчалары социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзү, халыкны тузган торактан күчерү, сәламәтлек саклау, мәгариф объектлары, авылларда яшь гаиләләр өчен йортлар төзү, социаль-мәдәни сфера, юл инфраструктурасы объектлары, торак йортларга капиталь ремонт ясау, зиратларны тәртиптә тоту һәм башка шундый мөһим эшләрне башкару өчен бирелде. Безнең муниципаль районда бу максаттан алып барылган чараларны тулырак күзаллау өчен, һәр тармакка аерым тукталу кирәктер.
ТОРАК ТӨЗЕЛЕШЕ
2012 елның сигез аенда районда 15,3 мең кв. метр шәхси йорт төзелде. Бу - еллык заданиенең 59 проценты дигән сүз. Ел азагына торак төзелеше 26 мең кв. метрга җитәчәк. Социаль ипотека буенча Азнакайда төзелә торган 90 фатирлы йорт та шуңа керә.
Тузган торак программасы буенча Актүбә бистәсендә 30 фатирлы йорт төзелә. Быел анда 16 гаиләне күчерү планлаштырыла. Моның өчен Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 23 млн. 325 мең сум акча бүленде.
Алга таба да финанс керемнәре булган очракта, район өстәмә программада катнашырга әзер.
"2012 елга кадәр авылны социаль үстерү" максатчан федераль программаның кабул ителүе авыл хезмәтчәннәренең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирде.
2006 елдан алып район авылларында яшәүче 81 яшь гаилә һәм белгеч федераль һәм республика бюджетлары исәбенә йортлы булды яки искесен сипләде. Моның өчен 75 млн. 618 мең сум акча бүленде.
Шул исәптән, быел гына да 10 гаиләгә әлеге программа нигезендә 11 млн. сум бирелде.
ИНЖЕНЕРЛЫК ЧЕЛТӘРЛӘРЕ
"Чиста су" программасы нигезендә районның сигез авылында 40 млн. сумлык су челтәре яңартыла. Бу эш Балтач, Урсай, Мәлбагыш, Чалпы, Микулино, Җиңү, Чәкән авылларында бара. Сәпәйдә ул тулысынча төгәлләнде инде. Төзелеш эшләрен үзебезнең "Азнакай ПМКсы", "Инженерлык челтәрләре", "Полимерстрой" ҖЧҖ ләре алып бара.
ТР ның газлаштыру фонды аша газ белән тәэмин итү челтәрләре төзү дә тәмамланып килә. Мачаклыбаш, Мәнәвез авылларында, Яңа Юл бистәсендә газ кермичә калган йортлар 1 октябрьгә кадәр газлаштырылып бетәчәк. 300 гә якын кеше яшәгән унике кече авылга зәңгәр ягулык бүгенгә кадәр кертелмәгән. Бу мәсьәлә буенча газлаштыру фонды белән сөйләшүләр алып барабыз.
СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ
Быелның апрель аенда Митрәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык-- пункты (ФАП) ачылды. Икенчесе Банки Сукаеш авылында төзелә. Әйтергә кирәк, бөтен республика өчен бу модульне үзебезнең "Нефтемаш" заводы ясый.
Райондагы сигез ФАП ны ремонтлау өчен ТР бюджеты 800 мең сум акча бирде. Аларның бише инде әзер. Алардан тыш, биш пункт җирле бюджет хисабына (761 мең сум) сипләнде.
Тымытык һәм Вахитов амбулаторияләренә республика акчасына (4 млн. сум) капиталь ремонт ясала.
МӘГАРИФ
Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы мәктәп һәм мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзелешенә 270 млн. сум акча каралды. 140 урынлы балалар бакчасын файдалануга тапшыру ел азагына планлаштырыла. 350 укучыга исәпләнгән мәктәп 2013 елның июль-август айларына әзер булачак.
Республика программасы буенча Азнакайдагы 5 нче, Атүбәдәге 1 нче, Зур Сукаеш авылы мәктәпләренә 30,5 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Болардан тыш, район бюджеты исәбенә биш белем бирү объекты ремонтланды.
МӘДӘНИЯТ
ТР Президентының муниципаль берәмлекләрдә күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзү турындагы күрсәтмәсен тормышка ашыру йөзеннән, Благодатное авылында 9,8 млн. сумга клуб төзелде. Сентябрь азагында ул ачылачак.
Авыл клубларын ремонтлау өчен җирле бюджеттан быел 7,5 млн. сум акча бүленде. Шул исәпкә 15 бинаның түбәсе, җылыту системасы ремонтланды, эчке һәм тышкы яклары яңартылды.
Балалар сәнгать мәктәбе ремонтлана. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 2012 елда бу эшкә 4 млн. 920 мең сум, "Татнефть" ААҖ тарафыннан 2 млн. сум акча бирелде.
ЮЛ ТӨЗЕЛЕШЕ
"Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе планында быел район биләмәсендә юллар салу һәм ремонтлау буенча 82,5 млн. сумлык эш башкару каралган. Бу - 13 чакрымнан артык юл норма таләпләренә туры китереләчәк, дигән сүз. Идарә коллективы көче белән шәһәр халкының күптәнге хыялы тормышка ашырыла - Нефтьчеләр урамын яңа микрорайон белән тоташтыручы асфальт юл салына.
Агымдагы елда Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе ишек алларындагы юлларны төзекләндерү буенча да 40 млн. сумга якын эш башкарылды.
- Рәмис Рәисович, күпләрне кызыксындырган җитди мәсьәләләрне тирәнтен шәрехләвегез өчен рәхмәт. Бу өлкәдә районның 2013 ел планнары белән дә кыскача таныштырсагыз иде?
"Социаль ипотека" программасы буенча шәһәрнең Радужная урамында төзелгән 80 фатирлы йорт файдалануга тапшырылачак. Ул, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән тыш, социаль программада катнашучылар - Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, ятим балалар һәм башкаларга исәпләнгән. Республика бюджеты хисабына мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, тагын бер авыл клубы салу планлаштырыла. "Бердәм Россия" партиясе проектын тормышка ашыру кысаларында, тамашачылар урыны булган универсаль спорт залы төзеләчәк. Торак пунктларын эчәр су белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләргә җир бүлентекләре бирү программалары дә дәвам итәчәк.
Әңгәмәдәш - Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Барысы да кеше мәнфәгате өчен эшләнә