Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барысы да хәтердә...

Таһир ГАЗИЗУЛЛИН, 2 нче оператив бригаданың дежур электромонтеры: - Мине 2 нче район югары көчәнешле подстанциясенә (РВП) 1982 елның маенда электрослесарь итеп алдылар. Җитәкчебез Марсель Мәхмүтов, мастер Фатыйх Әюпов иде. Мине һөнәр серләренә Рафаяз Гәрәйшин белән Георгий Попов өйрәтте. Хезмәт хакы түбән. Фатир турында сүз дә була алмый. Шуңа да...

Таһир ГАЗИЗУЛЛИН, 2 нче оператив бригаданың дежур электромонтеры:

- Мине 2 нче район югары көчәнешле подстанциясенә (РВП) 1982 елның маенда электрослесарь итеп алдылар. Җитәкчебез Марсель Мәхмүтов, мастер Фатыйх Әюпов иде. Мине һөнәр серләренә Рафаяз Гәрәйшин белән Георгий Попов өйрәтте. Хезмәт хакы түбән. Фатир турында сүз дә була алмый. Шуңа да эшкә килергә атлыгып торучы юк, югары квалификацияле белгечләргә кытлык заман.

Территория юлларын чистартырга да техника булмады. Нефтьчеләрдән алып тордык. Подстанциянең үзендә төзелеш бригадасы бар иде. Алар белән бергәләп 9 һәм 10 нчы йортларны төзедек. Шулай итеп, Марсель Мәхмүтов җитәкчелек иткән чорда эшчеләр шактый фатир алды.

1989 елда мине 2 нче оператив бригадага электромонтер итеп күчерделәр. Монда да төрле вакытлар булды. Табигать кырыслыгына карамастан, кичектергесез ашыгыч эшләр башкарырга туры килде. Үзем дә начар эшләмәгәнмендер: коммунистик хезмәт ударнигы исеме бирделәр, рәсемемне Мактау тактасына куйдылар. Бүгенге көнгә кадәр шушы кечкенә генә тату коллективта эшлим. Һөнәрем, хезмәттәшләрем белән горурланып яшим.

Махсус чыгарылышны Наил АБДУЛЛИН әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев