Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бары тик серкә генә

*Гарнирга дигән бәрәңге каралмасын өчен, ул пешә торган суга бераз серкә салыгыз. *Берничә тамчы серкә өстәсәң, йомырка агы бик яхшы күперә. *Озаклап кер юганда куллар ямьсезләнә, тиресе җыерыла. Аларны серкәле су белән юып алырга кирәк. *Савыт-сабадан балык, сарымсак һәм кәбестә исен бетерү өчен, аларны 2-3 кашык серкә кушылган кайнар су...

*Гарнирга дигән бәрәңге каралмасын өчен, ул пешә торган суга бераз серкә салыгыз.
*Берничә тамчы серкә өстәсәң, йомырка агы бик яхшы күперә.
*Озаклап кер юганда куллар ямьсезләнә, тиресе җыерыла. Аларны серкәле су белән юып алырга кирәк.
*Савыт-сабадан балык, сарымсак һәм кәбестә исен бетерү өчен, аларны 2-3 кашык серкә кушылган кайнар су белән юыгыз.
*Йон әйберләрне юганда, төсләре үзгәрмәсен өчен, суга 2-3 аш кашыгы серкә өстәргә кирәк.
*Келәм ялтырап торсын өчен, аны серкә кушылган суга манчылган чүпрәк белән сөртеп алалар (1 л суга 1 стакан серкә кушыла).
*Күн сумкадагы тапларны бетерү өчен, бер үк күләмдәге су һәм серкә катнашмасы белән ышкыгыз.
*Чәч йомшак булсын һәм ялтырап торсын дисәң, соңгы кат чайкыйсы суга 2-3 аш кашыгы серкә сал.
*Су каты булса, савыт-сабага юшкын утыра. Аны бетерү өчен савытка серкәле су салырга кирәк, бер тәүлектән юшкынның эзе дә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бары тик серкђ генђ