Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барсы да үзебезгә бәйле

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа начальнигы белән таныштырудан башлады. Районыбызның Сарлы авылында туып үскән Миргасим Усманов әлегә кадәр Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт ветеринар күзәтчелеге бүлек начальнигы урынбасары булып эшләгән. Яңа ел бәйрәмнәре чорында хокук тәртибе саклау һәм...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа начальнигы белән таныштырудан башлады.

Районыбызның Сарлы авылында туып үскән Миргасим Усманов әлегә кадәр Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт ветеринар күзәтчелеге бүлек начальнигы урынбасары булып эшләгән.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында хокук тәртибе саклау һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакировның информациясе тыңланды. Бу чорда эчке эшләр бүлегендә халыктан 200дән артык хәбәр алынган. Соңгы көннәрдә булган тетрәндергеч юл хәрәкәте фаҗигасендә өч яшь гомернең өзелү вакыйгасына аерым тукталды. Илдар Хәлил улы юл йөрү кагыйдәләрен саклау, мондый һәлакәтләргә юл куймау максатындагы профилактик эшчәнлекне тагын да активлаштыру кирәклегенә басым ясады.

"Сельхозжилсервис" МУП директоры Валерий Тимиряев авыл халкын җылылык, су белән тәэмин итү буенча чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, авыл җирлекләрендә суүткәргечләр шактый искергән, шунлыктан, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр еш туа. Белгечләрне шул җирлектә әзерләү һәм халыкның су өчен түләү мәсьәләләрен кичекмәстән хәл итү зарур. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин авыл биләмәләрендә хезмәт күрсәтү өчен махсус машина кирәклеген һәм бүгенге көндә аны алу мәсьәләсенең хәл ителүен әйтте. Марсель Зөфәр улы төп игътибарны авылларда "Эчә торган чиста су" программасының һәм күпфатирлы йортларга капиталь ремонтның тормышка ашырылуына юнәлтте. Алар бюджет акчаларыннан тыш, халыкның үз акча кертеме хисабына да башкарылырга тиеш. Программа үтәлешендә бу яклап кыенлыклар күзәтелә, чөнки коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә җаваплы карамаучылар күп, әҗәтләр 1,5 миллионнан арткан. Әнә шулай, барсы да үзебезгә бәйле, күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында һәм тиешенчә түләмәсәң, сусыз да каласың, ремонт та сузыла.

Мәгълүм булганча, безнең районнан нибары 160 чакрымда гына Оренбург өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы очраклары теркәлде. Шуңа бәйле рәвештә республикада инфекциянең таралуына юл куймау буенча максатчан чаралар күрелә. Бу нәүбәттән районда алып барылган профилактик эш турында ветеринария берләшмәсе начальнигы Рөстәм Әхмәтшин сөйләде.

Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев