Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барсы да үзебездән тора

СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне бу хакта кабаттан искәртү, ВИЧ инфекциялеләргә ярдәм оештыру, шулай ук проблемага җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, аның белән көрәшне көчәйтү максатларында билгеләп үтелә. Бу афәттан берәү дә хали түгел. Саннар да шуны дәлилли. Республикада бүгенге көндә 14331 ВИЧ инфекция очрагы теркәлгән. 1987 елдан бирле аннан 2784, ә...

СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне бу хакта кабаттан искәртү, ВИЧ инфекциялеләргә ярдәм оештыру, шулай ук проблемага җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, аның белән көрәшне көчәйтү максатларында билгеләп үтелә.

Бу афәттан берәү дә хали түгел. Саннар да шуны дәлилли. Республикада бүгенге көндә 14331 ВИЧ инфекция очрагы теркәлгән. 1987 елдан бирле аннан 2784, ә СПИДтан 444 кеше үлде. Безнең районда ВИЧ инфекциялеләр саны 163кә җитә, аларның 5е - балалар.

Бүген дөньядагы 60 миллионнан артык ВИЧ инфекцияленең өчтән бер өлеше 15 яшьтән 20 яшькәчә кешеләр. Алар сафына ел саен янә 7 меңнән артык кеше өстәлә тора. Әгәр инфекция җәелүне туктата алмасак, киләчәктә бу зур упкынга китерәчәк.

Шуңа күрә дә һәркем үз сәламәтлеген кайгыртырга бурычлы. ВИЧ кан аша (тест үтмәгән кан бирелгәндә, стерильләштерелмәгән инструментлар белән эшләгәндә, наркотик матдәләр кулланганда, татуаж, пирсинг ясаганда һ.б), җенси юл белән, бала тапканда, имезгәндә анадан балага йогарга мөмкин. 70-80 процент очракта ул җенси юл белән күчә.

Табибка даими күренеп тору мөһим. Кеше үзен сәламәт сизеп тә, ВИЧ инфекция йөртергә мөмкин. Вирусны үтермәсә дә, аңа организмда үрчергә мөмкинлек бирмәүче препаратлар бар, диагноз вакытында дөрес куелса, табиб күзәтүе астында булганда гомерне озайтып, дәвалау алырга һәм сәламәтлеккә янаган куркынычны киметергә була.

Үзәк поликлиникада аноним тикшерелү кабинеты бар. ВИЧ инфекция белән бәйле барлык сорауларга җавапларны табиб-инфекционисттан алырга мөмкин.

Светлана Ибраһимова, район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев