Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барсы да халык өчен

Районыбызның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен "Нефтемаш" заводы җитештергән күчмә стоматология кабинеты булдырылуы хакында газетада язмалар биргән идек инде. Бүгенге көндә бу күчмә кабинет нәтиҗәле генә эшли. Аның файдасын Актүбә мәктәпләре укучылары, Илбәк авылы халкы күреп һәм үзәк сырхауханә адресына рәхмәт сүзләрен дә ирештереп өлгерде инде. График буенча кабинетның чираттагы тукталышы...

Районыбызның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен "Нефтемаш" заводы җитештергән күчмә стоматология кабинеты булдырылуы хакында газетада язмалар биргән идек инде. Бүгенге көндә бу күчмә кабинет нәтиҗәле генә эшли. Аның файдасын Актүбә мәктәпләре укучылары, Илбәк авылы халкы күреп һәм үзәк сырхауханә адресына рәхмәт сүзләрен дә ирештереп өлгерде инде. График буенча кабинетның чираттагы тукталышы - Мәлбагыш авылы.

Республиканың Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов районыбызга соңгы визитында "Нефтемаш" заводына кагылып, ул җитештергән модульле комплексларны шәхсән өйрәнеп, шундый ук типтагы ФАПлар, маммограф, флюорограф комплекслары хакында да уйланулары белән уртаклашкан иде. Сүз дә юк, ният хыялда гына калмас, бүгенге көндә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы район үзәк сырхауханәсе администрациясе һәм завод җитәкчелеге белән ике арада эшлекле хезмәттәшлек бара, проектлар эшләнә. Завод эшләнмәләрен сайлап алу мөмкинлеге җитәрлек: модульләрнең төрлесе бар: кече, уртача, зур мәйданлы, уңайлыклар, заманча җиһазлар да клиентның зәвыгына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев