Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Барлык азнакайлылар да атнага дүрт көн эшләргә риза түгел

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының хезмәт буенча комитеты эшләүчеләрне дүрт көнлек эш атнасына күчерү мөмкинлеген караячак. Аларга әлеге тәкъдим белән Халыкара хезмәт оешмасы чыккан. Эш атнасын кыскарту эш урыннарын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә һәм тирә-як мохиткә уңай йогынты ясаячак дип исәплиләр әлеге оешмада. Хәзерге норма буенча стандарт эш атнасы 40...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының хезмәт буенча комитеты эшләүчеләрне дүрт көнлек эш атнасына күчерү мөмкинлеген караячак. Аларга әлеге тәкъдим белән Халыкара хезмәт оешмасы чыккан. Эш атнасын кыскарту эш урыннарын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә һәм тирә-як мохиткә уңай йогынты ясаячак дип исәплиләр әлеге оешмада.

Хәзерге норма буенча стандарт эш атнасы 40 эш сәгатенә тиң. Депутатлар унар сәгатьлек 4 эш көне, шулай ук хезмәт хакларын саклап, 36 сәгатьтлек эш атнасы булдыру турында фикер йөртәләр. Бу уңайдан без азнакайлыларның да фикерләрен беләсебез килде.

Сөмбел Сафиуллина:

-Мин бик уңай карыйм. Хатын-кызлар өчен бик яхшы булыр иде. Болай да иртән эшкә алтыдан торып китәсең, кичке алтыга гына кайтып керәсең. Бернәрсәгә җитешеп булмый, шәхси тормышка вакыт бик аз кала. Ял көне - я авылга чабасың, я бакчага. Ә бит концертларга да йөрисе, табигатькә дә чыгасы килә. Балаларга да игътибар күбрәк булыр иде. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртү мөмкинлеге дә артыр иде.

Нәфис Галимҗанов:

-Гаилә белән бергәләп ял итү өчен бу закон, сүз дә юк, әйбәт, әмма 4 көнлек эш атнасы илнең болай да тотрыксыз икътисадын артка гына сөйрәячәк дип исәплим.

Нәсимә Хәкимҗанова:

-Бухгалтерның эше көн-төн эшләсәң дә бетми, хәтта ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә дә килеп эшләргә туры килә. Шулай да мин бу законны хуплар идем. Законлы ял булгач, кирәк чакта тынычлап ял итә аласың.

Эдуард Хәкимов:

-Мондый эш атнасына күчкән очракта, кайбер учреждениеләрдә, оешмаларда штатларны арттырырга туры киләчәк. Икмәкне атнага дүр көн генә пешереп булмый бит, көне-төне эшләргә кирәк. Димәк, бүген эшләүчеләрнең хезмәт хаклары кимиячәк. Моңа кем риза булыр икән? Болай да халыкның күпчелеге очын-очка ялгап яши.

Сабит Таһиров:

- Франциядә, мәсәлән, күптәннән 35 сәгатьлек эш атнасы. Алар көнгә 7 сәгать эшли. Бу аларда эшсезлеккә каршы көрәш чарасы буларак кабул ителгән. Анда кыскартылган эш көненә күчсәләр дә, хезмәт хаклары югалмаган. Күпчелек предприятиеләре еллык ялга коллективлары белән китә. Ә инде өзлексез эшләүче предприятиеләр - икмәк пешерүчеләр, май заводлары, электр станцияләре һәм башкалар - аларда эш болай да сменалы итеп җайга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Барлык азнакайлылар да атнага дүрт көн эшләргә риза түгел