Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар да яшьлектәге кебек булды

Актүбә бистәсе башкарма комитетында никахта 50 ел яшәүче гаиләләрнең мәгълүмат банкын булдырды. Ә октябрь башында мәдәният йортының никахлашу залында 8 парны хөрмәтләү тантанасы узды. Тәнзилә һәм Дәбир Абдуллиннар, Әминә һәм Ирхәт Фәрраховлар, Мөхәздәдә һәм Үзбәк Шакировлар, Валентина һәм Рив Поляковлар, Клавдия һәм Валентин Салун, Канифә һәм Фәрит Әгълетдиновлар, Фәрхүрә һәм...

Актүбә бистәсе башкарма комитетында никахта 50 ел яшәүче гаиләләрнең мәгълүмат банкын булдырды. Ә октябрь башында мәдәният йортының никахлашу залында 8 парны хөрмәтләү тантанасы узды. Тәнзилә һәм Дәбир Абдуллиннар, Әминә һәм Ирхәт Фәрраховлар, Мөхәздәдә һәм Үзбәк Шакировлар, Валентина һәм Рив Поляковлар, Клавдия һәм Валентин Салун, Канифә һәм Фәрит Әгълетдиновлар, Фәрхүрә һәм Шәмсетдин Сираҗетдиновлар, Валентина һәм Иван Тугулевлар бистәгә беренчеләрдән булып нигез салган һәм гомергә биредә береккән. 50 ел бергә яшәү дәверендә бер-берсен дөрес сайлауларына инанганнар, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңгәннәр, тугрылыкларын саклаганнар.

Аларның мәхәббәт тарихлары ошаш: егетләр армия сафларында хезмәт итеп кайткач, гаилә төзегән, бергәләп балалар үстергәннәр, күп эшләгәннәр. Хәзер оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Сугыштан соңгы авыр елларны, гасыр төзелешләрен, социалистик ярышларны кичергәннәр, тырыш хезмәтләре өчен грамоталар, медальләр, орденнар белән бүләкләнгәннәр. Бу парларда ирләргә - кайгыртучанлык, хатыннарга сабырлык хас.

Бәйрәмгә барлык туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аларның шатлыгын уртаклашырга, котларга, рәхмәт хисләрен белдерергә җыелды.

"Алтын" юбилярларны "алтын" яңгыры белән каршы алдылар. Аннан соң кичәне алып баручылар аларның мәхәббәт тарихы белән таныштырды. Якташлары, якыннарының игътибар һәм хөрмәтеннән юбилярларның күзләрендә шатлык яшьләре җемелдәде.

Бистә башлыгы Р.Галеева, Азнакай ЗАГС бүлеге начальнигы Э.Хәйретдинова, "Татспецтранспорт" ҖЧҖ башкарма директоры урынбасары И.Төхвәтуллин, Азнакай АТЦ начальнигы Р.Хәмидуллин, Азнакай газ цехы начальнигы А.Вәлиев һәм башка бик күп хезмәт коллективлары вәкилләре юбилярларны кайнар котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләргә һәм бүләкләргә күмделәр. Гагарин исемендәге мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе артистларының чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.

Бар да нәкъ моннан 50 ел элек кебек булды: бер-береңә "Әйе" дип ризалык бирү, иреннәр кавышу, "алтын" вальс һәм истәлеккә фотога төшү, мактаулы китапка кул кую, туй банкеты.

Л.Понамарева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев