Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар да халык мәнфәгате өчен

Кичә узган район Советы утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе - «2011-2015 елларга Азнакай муниципаль районының социаль-икътисади Программасы» иде. Шуны искәртәбез - әлеге программа гамәви тыңлаулар үтте һәм депутатлар аны икенче укылышта тикшерәләр. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Программадагы үзгәрешләр белән территориаль үсеш һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе...

Кичә узган район Советы утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе - «2011-2015 елларга Азнакай муниципаль районының социаль-икътисади Программасы» иде. Шуны искәртәбез - әлеге программа гамәви тыңлаулар үтте һәм депутатлар аны икенче укылышта тикшерәләр. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Программадагы үзгәрешләр белән территориаль үсеш һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе Лариса Дәүләтшина таныштырды. Анда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда районның өстенлекле өлкәләре белән беррәттән проблемалары да чагылыш таба һәм анализлана.

Программаның төп максаты - район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту. Моның өчен төрле шартларның: икътисадның динамик үсеше, эшлекле һәм инвестицион халәтне яхшырту, эшсезлекне киметү, халыкның керемнәрен арттыру һәм уңайлы яшәү мохите тудыру һ.б. үтәлүе зарур. Программада әлеге максатка ирешү өчен төп бурычлар билгеләнә. Конкурентлыкка сәләтле икътисад булдыру, районда эшчәнлек активлыгын көчәйтү, җәмәгать инфраструктурасын (инженерлык, транспорт һәм социаль) үстерү, кече бизнес һәм эшмәкәрлек өчен шартлар тудыру - болар бихисап бурычларның берничәсе. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Сергей Афанасьевның чыгышы нәкъ менә районның инфраструктур үсеше хакында булды.

Торак-халыкның тормыш дәрәҗәсен билгеләүче төп күрсәткеч. Азнакай торак фондында 1438,9 мең кв. м. мәйданы булган 11643 йорт бар. 2011 елда 22 мең кв. метр торак файдалануга тапшырыла. Тузган торакны ликвидацияләү программасы буенча 2011 елда Актүбә бистәсендә ике йорт төзелә башлаган. 2015 елга кадәр Азнакайда Радужная урамында 96 фатирлы торак йортны; районның көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы йортларны төзеп бетерү; кешеләрне Актүбә бистәсендәге авария хәлендәге йортлардан күчерү; шәхси йорт төзүчеләргә аз катлы йортлар төзү өчен шартлар тудыру күздә тотыла. Шулай ук социаль объектларда күп төрле ремонт эшләре, көньяк-көнчыгыш микрорайонда 350 укучыга һәм 140 урынлы мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән укыту-тәрбия комплексы һәм Яңа Юл бистәсендә балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Физкультура һәм спорт өлкәсендә исә яшәү урыннары буенча спорт мәйданчыклары, авыл мәктәпләрендә стадионнар, шәһәрдә 300 урынга исәпләнгән универсаль спорт комплексы төзү азнакайлылар күңеленә хуш киләчәк.

Кеше сәламәтлеге торышы һәм гражданнарның яшәү сыйфаты - районның социаль-икътисади үсеш индикаторы булып тора. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев үз чыгышында районда туучылар саны артса да, гомумән алганда демографик хәлнең катлаулы булуы турында борчылып сөйләде. Бигрәк тә яман шеш (Баулы, Лениногорскидан кала республиканың көньяк-көнчыгышында без өченче урында торабыз), травмалар нәтиҗәсендә авыруларның артуы күзәтелә. Программада 2015 елга халыкның уртача гомер озынлыгын 71,5 яшькә җиткерү турында сүз бара. Бүгенге көндә ул 70 яшьтән азрак. Киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсенең матди-техник базасын яңарту, мәгълүмати технологияләр кертү, профилактика, кадрлар өлкәсендә ныклы эш - халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуда төп шартлар булып тора. Бу юнәлештә уңай үзгәрешләр күз алдында. «ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү» программасы буенча 5500 мең сумга сырхауханәдә кабул итү-диагностика бүлеге ремонтланды, шул ук вакытта төзекләндерү, пандуслар кую буенча зур эшләр алып барылды. Шундый ук эшләр авыл медицина учреждениеләрендә дә башкарыла. Сәламәтлеге чикле гражданнар өчен районда махсус программа гамәлдә һәм аларга уңайлыклар тудыру буенча биналарны төзекләндерү эшләрен декабрь уртасына кадәр төгәлләргә исәп тоталар.

Авыл хуҗалыгы район икътисадында төп урынны алып тора. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәлил Шәмсимөхәммәтов чыгышыннан күренгәнчә, район тулысы белән үзен терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә. Җитештерелгән продукция шулай ук республикабызның Әлмәт, Түбән Кама һәм Башкортстан шәһәрләренә дә чыгарыла. Техникаларны яңарту, игенчелек культураларының яңа сортларын булдыру, сөрүлек җирләрдән нәтиҗәле файдалану, терлекчелеккә мөнәсәбәтне үзгәртү, яңа мегафермалар төзү, алдынгы технология һәм алымнарны үзләштерү- авыл хуҗалыгын үстерүнең төп шартлары. 2015 елга бер сыерга савып алынган сөтнең күләмен 4400 кг.га, ә мөгезле эре терлек итен җитештерүне бер башка 160 кг.га кадәр җиткерү бурычы куела. ЛПХлар, КФХлар кебек хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү зур әһәмияткә ия. Халык өчен уңайлы шартлар тудыру-ул иң беренче чиратта мәшгульлек. Эшең булса, югары һәм тотрыклы керемең дә була дигән сүз. Авылда кече бизнесны үстерү-эшсезлеккә каршы төп шарт әнә шул. Мәсәлән, «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлеге базасында мегаферма ачу 50 гә якын кешене эш белән тәэмин итәчәк.

Депутатлар шулай ук балаларны кече яшьтән үк тәрбияле, белемле, хезмәткә сәләтле итеп үстерү буенча, моңа ирешү юнәләшендә алда торган проблемалар турында мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев чыгышын тыңладылар. 2011 елда укучыларның саны узган ел белән чагыштырганда 5 процентка кимегән. Шулай да беренче сыйныфка укырга керүчеләрнең саны ел саен арта тора. Һәр укучы сыйфатлы белем ала алсын өчен аларның яхшы җиһазландырылган, заманча уку йортларында укуы шарт. Бу мәктәпләрне зурайту, берләштерү, база учреждениеләре челтәрен киңәйтү дигән сүз. Бүгенге көндә районда 10 база мәктәбе булдырылган. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм сәламәтлекләре чикле балалар өчен дә уңай шартлар тудыру юнәлешендә зур эшләр алып барыла. 2012 елга Бүләк, Таллы Бүләк, Буралы авылларында балалар бакчалары ачылачак. Укытуның сыйфатын арттыру юнәлешендә 2015 елга барлык укучыларның да аттестат алуына ирешү төп максат булып тора. Кыскасы, бар да халык мәнфәгате өчен. Җиң сызганып эшләргә, азнакайлыларның үзләренә дә активрак булырга гына кирәк.

«2011 ел һәм 2012-2013 елларга Азнакай муниципаль районы бюджетында үзгәрешләр турында» финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Гөлнара Садыйкова чыгыш ясады. Ул шулай ук «Азнакай муниципаль районы бюджетыннан финансланучы һәм Бердәм тариф челтәре нигезендә исәпләнүче хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру турында» район Советы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләренә тукталды.

Район Советы депутаты Ирек Вафин депутатлар игътибарына юл йөрү чыгымнарын түләүдә халыкка социаль ярдәм күрсәтүдә өстәмә чаралар; Рәис Әхмәтшин депутатларның сайлаучылары алдында хисап бирүе; башкарма комитетның оештыру бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова муниципаль хезмәткәрләргә вакантлы урыннарга конкурс игълан итү тәртибен раслау һәм муниципаль хезмәткәрләргә аттестация уздыру тәртибе; башкарма комитетның юридик бүлеге начальнигы Зәйтүнә Габитова «Бердәм исәп-хисап үзәге-Азнакай» ҖЧҖ оештыру турында сөйләделәр.

Утырышта тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев