Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар да халык мәнфәгате өчен

Район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак утырышында "2011-2020 елларга ТР Азнакай муниципаль районының коммуналь инфраструктурасы системасын комплекслы үстерү Программасы" турында мәсьәлә каралды. Аның буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев чыгыш ясады. Докладчы әлеге Программаның коммуналь комплекс ситемасын тотрыклы эшләтү һәм үстерүгә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, район...

Район һәм шәһәр Советларының чираттагы уртак утырышында "2011-2020 елларга ТР Азнакай муниципаль районының коммуналь инфраструктурасы системасын комплекслы үстерү Программасы" турында мәсьәлә каралды.

Аның буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев чыгыш ясады. Докладчы әлеге Программаның коммуналь комплекс ситемасын тотрыклы эшләтү һәм үстерүгә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, район территориясендә экологик хәлне һәм икътисадның энергетик нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлтелгәнлеген билгеләп үтте. Ул районның барлык торак пунктлары да коммуналь инфраструктура системалары һәм объектлары белән тулысынча тәэмин ителмәвен ассызыклады. Программа халыкны тулысынча сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итүне күздә тота. Сергей Алексеевич Программаның һәр пунктына тукталып, бу өлкәдәге проблемаларны һәм аларны чишү юлларын яктыртты. Узган гасырның 60-70 нче елларында төзелгән магистраль тимер-бетон коллекторларның 70-100 проценты диярлек тузган. Программаны гамәлгә ашыру өчен 874 млн. сум акча биреләчәк, шуның 522 млн. сумын бюджеттан тыш средстволар тәшкил итә.

Депутатлар район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхуловның иҗтимагый совет эшчәнлеге турында чыгышын тыңладылар. Иҗтимагый совет халык мәнфәгатьләрен яклаучы, халык белән хакимият органнары арасында күпер ролен үтәүче оешма булып тора. Аның составы 15 кешедән расланды.

"Механикалаштырылган отряд" оештыру турында карар проектын да депутатлар бертавыштан хупладылар.

Утырышта исәп-хисап палатасы рәисе Гөлнара Шәйдуллина 2011 елда башкарылган эшләр буенча отчет ясады.

Коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, чисталык һәм тәртип тәэмин итү өлкәсен күзәтүдә тоту һәм административ хокук бозуларга беркетмәләр төзү өчен вәкаләтле затлар белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расыйх Шәкүров, район Советы һәм район башкарма комитеты аппараты структурасы белән район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова таныштырды.

2012 елда аерым категория укучыларга юлда бушлай йөрү буенча өстәмә социаль яклау чаралары турында мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова чыгыш ясады. Депутатлар бу максатларга район бюджетыннан 355565 сум акча бүлеп бирергә дигән карар кабул иттеләр.

Депутатлар исәп-хисап палатасы рәисе Г.Шәйдуллинаның шәхси гаризасын канәгатьләндереп, аны вазифасыннан азат иттеләр.

Утырышта шулай ук Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга бюджетлар турында карарларына, хакимиятнең норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү, район һәм шәһәр үсешенә кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр каралды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев