Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балык урлаучыны акылга утырттым

Авылда җәйге эш өсте. Су буенда гына яшәсәк тә, бала-чага шикелле кармак салып утырырга вакыт юк.Җәй үтеп китә бит инде, бер балык та тотып ашаган юк дип, беркөнне җыенып төшкән идем, ярты көн утырдым, маймычлар гына эләкте.

 

Шунда хатын әтисеннән калган морда салырга киңәш бирде. Кичтән саласың, иртән барып карыйсың гына. Талдан үрелгән иске морданы рәтләштереп, тегермәннең аскы ягына, таллар төбенә салдым. Иртән иртүк барып карасам, ни күрим, уртача зурлыктагы кара балыклар кергәннәр. Тиз генә кайтып, хатынның кулына тоттырдым. Кош тоткандай сөенде. Икенче көнне дә шулай ук кергән балыклар. Эшләр җайланды гына дигән идем, өченче көнне буш кайттым. Күршеләргә йомыш белән кергән идем, өйләрендә кыздырган тәмле балык исе таралган.

– Аша, аша, кыенсынма, үзеңнеке шикелле итеп аша, – дип күршем өстәлгә табасын китереп куйды. Нәкъ теге көнге кебек кара балыклар!

Икенче көнне дә мордада балыклар күренмәде. Хатын да пошаманда. Ул бит мин бер балык ашаганчы, икене ялтыратып куя, ни дисәң дә, балыкчы кызы!

Нигәдер шигем күршегә төште. Мин дә угрыга сюрприз ясарга булдым. Морда караганда басып керә торган тактага очлары чыгып торырлык итеп кадаклар кактым.

Икенче көнне буш кайтмадым. Ә күршем аксап йөри. Кадак очына аягы белән баскач, балык кайгысы булмагындыр. Шул кирәк аңа, яңадан үзе тоткан балык белән сыйлар күршесен!

Хәмит Басыйров, Мәнәвез авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев