Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балтач авылында каз өмәсе узды

Җиргә ак кар төшү белән авыларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм-бәйге итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Быелгы "Каз өмәсе"ндә Вахитов, Урманай, Тымытык, Әсәй, Татшуган, Мәлбагыш, Балтач авыллары мәдәният йортлары катнашты. Ул Балтачта узды. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә...

Җиргә ак кар төшү белән авыларда каз өмәләре башлана. Шул ак кардай аклык, сафлык бөркелеп торган, буыннан-буынга сакланып килгән әлеге йоланы бәйрәм-бәйге итеп үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде.

Быелгы "Каз өмәсе"ндә Вахитов, Урманай, Тымытык, Әсәй, Татшуган, Мәлбагыш, Балтач авыллары мәдәният йортлары катнашты.

Ул Балтачта узды. Мәдәният йорты ишеген ачып керүгә үк халыкны җиде өстәлдә чигүле япмалар өстендә самаварлар кайнар буын чыгарып, каз маенда йөздереп пешерелгән тәбикмәк, казның эч-башыннан бәлеш күргәзмәләре авыз суларын китереп каршы алды.

Бәйрәм "Каурый сибәм су юлына" дигән тамаша белән башланып китте. "Шәһәр сулышы" бию төркеме һәм «Жанашым» халык фольклор ансамбле чыгышы бизәк өстенә бизәк булды.

Авыл мәдәният йортлары бер-берсен уздырып, яшьләрнең кичке уены, каз йолку, канат-каурый сибү, су буенда такмаклар әйтешү, мәзәк хәлләр сөйләү буенча уеннарда ярышты.

Бәйгедә беренче урынны - Татшуган, икенче урынны - Әсәй, өченче урыннын - Балтач һәм Тымытык мәдәният йортлары алды.

Быел яшьләрнең күп катнашуы күзгә ташланды.

"Каз өмәсе"нә бик күп мәгънә салынган: ул кызларны уңганлыкка сынауны да, яр сайлауны да, авыл халкының бердәмлеген дә, рухи байлыгын да чагылдыра. Кызганычка, авылларда каз асраучылар кимеп бара, әмма каурый-каурый яуган карлар безгә һәр өйдә гөрләп үткән каз өмәләрен гел искә төшереп торачак.

Гөлфия Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач авылында каз өмәсе узды