Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төзелүгә 95 ел тулу билгеләп үтелде

Узган пәнҗешәмбедә Балалар иҗат үзәгендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төзелүгә 95 ел тулу билгеләп үтелде. Конференциядә катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәмгыятькә лаеклы буын тәрбиләүдә гаилә, мәктәп һәм иҗтимагый оешмаларның роле зурлыгын билгеләп үтте. Элекке традицияләрне яңартып, бу эшкә ата-аналар комитетын, хатын-кызлар һәм ветераннар...

Узган пәнҗешәмбедә Балалар иҗат үзәгендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төзелүгә 95 ел тулу билгеләп үтелде.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәмгыятькә лаеклы буын тәрбиләүдә гаилә, мәктәп һәм иҗтимагый оешмаларның роле зурлыгын билгеләп үтте. Элекке традицияләрне яңартып, бу эшкә ата-аналар комитетын, хатын-кызлар һәм ветераннар советларын, әтиләр берлеген, җәмәгатьчелек тәрбиячеләрен, ирекле халык дружинларын тартырга кирәклеген ассызыклады.

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев комиссия эшчәнлеген яктыртты. Шушы юнәлештә эшләүче төрле ведомстволарның уртак тырышлыгы белән һәм профилактик чараларны активлаштыру нәтиҗәсендә соңгы елларда комиссиядә исәптә торучы имин булмаган гаиләләр саны кимегән (2011 елда - 80, 20012 елда - 64 гаилә).

Ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының да авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм балаларга ярдәме зур. Аның утырышларында 2011 елда - 410 гаилә (аларда 755 бала тәрбияләнә), ә 2012 елда 397 гаилә (750 бала) материаллары тикшерелгән һәм алар буенча төрле чаралар күрелгән.

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия социаль яктан имин булмаган гаиләләр һәм балаларның тәртибен, укуын, яшәү шартларын дами күзәтүдә тота. Гаиләдә балаларны кыйнау, җәзалау очраклары күз уңыннан читтә калмый. 2012 елда шундый 7 гаилә исәпкә алынган, уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә 5 се исәптән төшерелгән.

Балигъ булмаганнар арасында законсыз наркотиклар әйләнеше, спиртлы эчемлекләр, психоактив матдәләр куллануны ачыклау һәм аларга юл куймау буенча комиссия мәгариф идарәсе, эчке эшләр бүлеге, район үзәк сырхауханәсе белән уртак план буенча эшчәнлек алып бара.

Социаль яктан имин булмаган гаиләләр һәм балаларны эшкә урнаштыруга зур игътибар бирелә.

Д.Гыйләҗев балалар тәрбияләүдә җәмәгатьчелек тәрбиячеләренә зур өметләр баглануын билгеләп үтте. 2011 елда алар ярдәмендә - 16, 2012 елда 31 бала комиссиядән исәптән төшкән.

Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова, 5 нче урта мәктәп директоры Миләүшә Сабитова, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Сибиев, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов балалар һәм гаиләләр белән эшләүдә туган проблемалар, аларны чишү юллары хакында сөйләделәр.

Утыз еллап балигъ булмаганнар эше буенча комиссияне җитәкләгән Суфия Җамалиева район җитәкчелегенә комиссия эшчәнлегенә игътибары өчен рәхмәтен һәм бу юнәлештә эшчәнлек буенча үз фикерләрен җиткерде.

Конференциядә балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә лаеклы өлеш кертүчеләр бүләкләнде. Муниципаль район башлыгыннан башлап, бер төркем җитәкчеләргә җәмәгатьчелек тәрбиячеләре таныклыкары тапшырылды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе төзелүгә 95 ел тулу билгеләп үтелде