Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларның җәйге ялы күңелле узды

Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру - райондагы социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Бу яклап быелгы җәй ничек узган? Әлеге сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек. -Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру Программасы буенча ведомствоара комиссия һәм "Ял" штабы төзелде. Республика бюджетыннан бу...

Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру - райондагы социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлеше. Бу яклап быелгы җәй ничек узган? Әлеге сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек.
-Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру Программасы буенча ведомствоара комиссия һәм "Ял" штабы төзелде. Республика бюджетыннан бу максатларга 8 млн.147 мең сум акча бирелде, ата-аналардан 1 млн. 490 мең сум һәм хуҗалык итүче предприятиеләрдән 500 мең сум тотылды.
Балалар өчен шәһәрдән читтә өч лагерь - "Каенкай", "Бөркеткәй" һәм "Кояшкай", шәһәрдә "Азнакай санаторий-профилакторие" ҖЧҖ базасында бер лагерь эшләде. Аларда 1375 бала сәламәтлеген ныгытты. Муниципаль һәм дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре балаларына путевкалар бүләк итүе өчен "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар ел саен заманча лагерьларда балаларга ял итү мөмкинлеге тудыра.
Июнь аенда 27 мәктәп яны лагере (1050 бала) һәм 7 хезмәт лагере (100 бала) актив эшләде. Аларның эшен сыйфатлы итеп оештыру максатларында мәгариф идарәсе тарафыннан иң яхшы лагерьга конкурс үткәрелде. 10 иң яхшы мәктәп яны лагере 3 мең сум күләмендә грант алачак.
Азнакай муниципаль районы җитәкчелеге ярдәме белән вакытлы спорт мәйданчыклары оештыру буенча пилот проекты уңышлы старт алды. Аларны оештыруга район бюджетыннан 100 мең сум акча бүленде. Июль-август айларында шәһәребез һәм Актүбә бистәсе мәктәпләре базасында 560 бала ялын файдалы һәм күңелле үткәрде. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эше, физик культура, спорт һәм туризим буенча идарәләр вәкилләре алар өчен кызыклы чаралар оештырды.
3412 бала экскурсия һәм походларга барды.
"Кояшкай" лагеренда 260 бала профильле сменада ял итү белән бергә сәләтен үстерде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча министрлык юлламасы буенча 45 бала Кара диңгез ярындагы лагерьда ял итү бәхетенә иреште, аларның 5 се - ятим. Социаль яклау идарәсе аз тәэмин ителгән, социаль куркыныч гаиләләрдәге 87 балага путевка бирде.
Ишкәев исемендәге ял паркында җәй буена балалар өчен кызыклы чаралар уздырылды.
Җәйге ялын хезмәттә үткәрергә теләүче яшүсмерләр саны елдан-ел арта. Быел предприятие һәм оешмалар белән 41 килешү төзелде, 697 укучы эш белән тәэмин ителде (план 117% ка үтәлде). Республика бюджетыннан аларга 504 мең сумлык, эш белән тәэмин итүчеләрдән 1700 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде. Җирле бюджеттан әлеге максатларга 900 мең сум акча бирелде һәм 300 укучыны эшкә урнаштыру мөмкинлеге туды. Бу - эшләүче укучыларның 45 % ы, алар, иң беренче чиратта, - ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, КДН да исәптә торучы, авыр социаль хәлле гаиләрдәге балалар.
Укучылар җәйге каникул чорында территорияләрне җыештыру, яшелләндерү, төзекләндерү, чүп үләннәре утау, авылда терлек азыгы хәзерләү, табигый һәйкәлләрне торгызу белән мәшгуль булды.
Балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыруда, балаларның җәйге ялын кызыклы һәм куркынычсыз итеп оештыруда актив катнашкан предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Уртак эш-гамәлләребез нәтиҗәсе - ул балаларның шат елмаюы, күңелләренә уелып калган онытылмас мизгелләр һәм уңай кичерешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларның җәйге ялы күңелле узды