Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга шатлык бүләк иттеләр

Бәйрәм мизгелләре Уйлап карасаң, үз ата-анасыннан да арткан нарасыйга җан җылысын бирү, көндәлек тормышта аңа терәк булу өчен бик зур сабырлык, көч-куәт кирәктер ул. Әти-әни назыннан мәхрүм булган сабыйларны кызгану һәркемгә хас тойгыдыр. Тик күпләребезнең шул жәлләүдән, кием-салым, уенчыклар белән ярдәм итүдән башкага батырчылыгыбыз җитми шул. «Үксезгә үгет бирүче күп,...

Бәйрәм мизгелләре

Уйлап карасаң, үз ата-анасыннан да арткан нарасыйга җан җылысын бирү, көндәлек тормышта аңа терәк булу өчен бик зур сабырлык, көч-куәт кирәктер ул. Әти-әни назыннан мәхрүм булган сабыйларны кызгану һәркемгә хас тойгыдыр. Тик күпләребезнең шул жәлләүдән, кием-салым, уенчыклар белән ярдәм итүдән башкага батырчылыгыбыз җитми шул. «Үксезгә үгет бирүче күп, урын бирүче юк», - ди бит халык. Шулай да үксез калган балаларга әти-әни назы бирүче, көннәрен кояшлы итүче гаиләләр районыбызда көннән-көн артып тора. Шәһәрдә һәм төрле авылларда сокланырлык, баш иярлек гамәл кылган 43 гаиләдә бүгенге көндә 73 бала тәрбияләнә. Унбере - Чалпы авыл җирлегендә яши. Шуңа да районның опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан оештырылган Балалар Сабан туе Чалпы авылында уздырылды.

Бәйрәмчә бизәлгән алан тиз арада сабыйларның шат авазына күмелде. Җитмеш өч бала бер гаиләгә әверелде бу көнне. Чакырылган кунакларның берсе генә дә буш кул белән килмәде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм оешма-предприятие җитәкчеләре бәйрәмдә катнашучыларны ихластан тәбрикләде. «Бала алып, аларны олы тормыш юлына бастыру зур батырлык. Сезнең һәммәгез хөрмәткә лаек», - дип ачты бәйрәм кичәсен Марсель Зөфәр улы. Тантана вакытында гаиләләргә грамота һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәхет өчен нәрсә кирәк? Гомерендә мондый сорауны үзенә бер тапкыр булса да бирмәгән кеше юктыр, мөгаен. Актүбәдә яшәүче Әлфия Шәйдуллинаның күп балалы гаиләсе яшәү серен белә. Бүгенге көндә монда тугыз бала тәрбияләнә. Дүртесе инде олы тормыш юлына аяк баскан.

- Мин дөньяда иң бәхетле ана. Бала күңелендә яшәүгә өмет уятканым өчен чиксез шатмын. Барысының да тормышы яхшы булуын телим. Ә без, ата-ана, аларны һәрвакыт хупларга һәм һәрчак ярдәм итәргә әзербез. Илдәге барлык баланың да «әти-әни» дип әйтер кешесе булсын иде, - ди ул, «Әни» дип өзелеп торган кызчыкларын кочагына алып.

Шәһәрнең Балалар иҗаты үзәге тарафыннан әзерләнгән чыгышлар һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте. Сабантуй хуҗалары - балалар исә җыр-бию, шигырь сөйләүдә сәләтләрен күрсәтте.

Алар милли спорт төрләрендә һәм уеннарда да актив катнашты. Төпсез капчык, чүлмәк вату кебек уеннар зур кызыксыну уятты, монда киеренке алышлар барды. Иганәчеләр ярдәмендә алынган бүләкләрнең берсе генә дә хуҗасыз калмады. Монда да милли көрәш бәйрәмнең йөзек кашына әверелде. Бүләкләр дә әзер иде. Абсолют батыр калган Чәкән егете Ринат Мәсәлимов җилкәсенә «Тукай» ҖЧҖнең тәкәсен салып зур горурлык белән алан әйләнде.

Бәйрәм табын артында дәвам итте. Балалар авыл пешекчеләре әзерләгән пылау һәм иганәчеләр күчтәнәчләре белән сыйланды, үзара аралашты, дуслар тапты.

Сабыйларны тормыш бизәге диләр, чәчәкләргә тиңлиләр. Балалар - безнең яшәү мәгънәсе, дисәк тә язык түгел. Пар канатлар астында, тату гаиләләрдә генә үсәргә язсын аларга!

Таңсылу Саниева

«Азнакайнефть» идарәсе, «Нефтемаш» заводы, «Водоканалсервис» филиалы - АПТС, «Татнефть - АзнакайРемСервис» ҖЧҖ, районның мәдәният һәм мәгариф идарәләре, «Тукай» ҖЧҖ, «Апельсин» пассажирлар агентлыгы; шәхси эшмәкәрләр: Р. Шакиров, Д. Гыйбадуллин, Р. Биккенов, А. Галиев, Д. Әхмәдишин, Л. Гәрәева, З. Галиева, Р. Хәбибуллин, Н. Хәбиров, Г. Хәбибуллина, А. Шәрипова, Р. Солтанов; прокурор ярдәмчесе И. Сәитов балалар Сабан туен үткәрүдә зур ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев