Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга “путин түләүве” бирелә

Әти-әниләрнең гариза бирүдә активлыклары ешайды, шуңа да шомафыйлар дистәләгән ялган интернет сайтлар булдырды.

Президент фәрманы белән 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә булган балаларга 5 мең сум һәм 10 мең сум акча түләү каралган. Бу түләүләрне республикада 770 мең бала, ә инде безнең җирлектә 3 яшькәчә булган 1700гә якын, 3-16 яшьлекләр 10 меңнән артык бала ала. Бу максатларга республикага федераль бюджеттан 8,5 млрд.сум акча бүлеп бирелә.

Районыбызда бүгенге көнгә 3 яшькә кадәрге 1535 балага гомуми күләме 4 млн 525 мең сум тәшкил иткән түләүләр башкарылды. Ә инде 3-16 яшьлекләргә түләү 1 июньнән башлана.

Янә шуны исегезгә төшерәбез: аларны алу өчен быелның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки үзегез барып МФЦга гариза бирергә кирәк.

–Гариза тутыруның бер кыенлыгы да юк, – диде Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова. – Бары тик балаларның туу таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк. Иң мөһиме – гариза дөрес, бары тик документлар нигезендә язылырга тиеш. Шулай булганда, аларны карау, түләүләрне башкару процессы тизләнәчәк.

Әти-әниләрнең гариза бирүдә активлыклары ешайды, шуңа да шомафыйлар дистәләгән ялган интернет сайтлар булдырды. Аларның ятьмәсенә эләкмәс өчен гаризаны www.gosuslugi.ru. бердәм дәүләт порталында тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев