Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар сәләтенә чикләр юк

Сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган "Без барысын да булдырабыз!" фестивалендә районыбыздан алты чыгыш та призлы урын яулады. Яр Чаллыда узган сайлап алу турында республиканың төрле шәһәр һәм авылларыннан барлыгы 400 бала катнашты. Вокал-солода Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Азалия Кәримова (җитәкчесе - Р.Шәфыйгуллина) 2 нче; Сәпәй авылы мәктәбеннән Динарис Бәширов (Л.Харисова)...

Сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган "Без барысын да булдырабыз!" фестивалендә районыбыздан алты чыгыш та призлы урын яулады.

Яр Чаллыда узган сайлап алу турында республиканың төрле шәһәр һәм авылларыннан барлыгы 400 бала катнашты. Вокал-солода Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Азалия Кәримова (җитәкчесе - Р.Шәфыйгуллина) 2 нче; Сәпәй авылы мәктәбеннән Динарис Бәширов (Л.Харисова) 3 нче; хореографиядә "Лидер" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Ангелина Исламова - (С.Миннеханова) һәм Сарлы авылы мәктәбеннән Айназар Абдуллин (Л.Кәримова) 3 нче урыннарны яулады.

Ә гала-концертта катнашкан Балалар иҗаты үзәгенең "Сандугач" кашыкчылар ансамбле (җитәкчеләре - А.Хаҗиева, Р.Шакирова, С.Усманова) һәм 8 нче урта мәктәпнең "Наз" ансамбле (Ф.Гатауллина) бу юлы да сәләтләренең чиксез икәнен ачып салып, залның мәхәббәтен казанды һәм беренчелеккә чыкты.

Балалар әлеге бәйгедә Азнакай инвалидлар җәмгыяте, инвалид бала тәрбияләүче аналарның "Умырзая" берләшмәсе, "Апельсин" пассажир агентлыгы һәм "Азнакайнефть" идарәсе ярдәме белән катнаша алды.

Лилия Зарипова, Балалар иҗаты үзәге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев