Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар иҗаты үзәге заманча төсмер ала

Шәһәрдә яшәүчеләр күреп йөридер, Балалар иҗаты үзәге бинасы тирәсендә иртәдән кичкә кадәр хәрәкәт туктап тормый. Биредә нинди эшләр башкарыла, ремонттан соң бина нинди төсмер алыр? Әнә шул сорауларга ачыклык кертү йөзеннән үзәк директоры Раушания Хәсәнова белән очраштык. Аның бүлмәсендә дә ремонт бара, акшарга баткан тәрәзәдән түбә калайларының очып төшкәне шәйләнә....

Шәһәрдә яшәүчеләр күреп йөридер, Балалар иҗаты үзәге бинасы тирәсендә иртәдән кичкә кадәр хәрәкәт туктап тормый. Биредә нинди эшләр башкарыла, ремонттан соң бина нинди төсмер алыр? Әнә шул сорауларга ачыклык кертү йөзеннән үзәк директоры Раушания Хәсәнова белән очраштык. Аның бүлмәсендә дә ремонт бара, акшарга баткан тәрәзәдән түбә калайларының очып төшкәне шәйләнә.

-Раушания Миннәхмәтовна, ремонтны кем финанслый? Кемнәр башкара?

-Район башлыгы Рәфис Галиевнең тырышлыгы белән республика бюджетыннан эчке һәм тышкы ремонт өчен 12 миллионга якын акча бүлеп бирелде.

"ПСБ-2"ҖЧҖ төзүчеләре бинаны яңарту эшләрен сыйфатлы да, тиз дә башкара.

-Ремонт тәмамланганнан соң без аны нинди итеп күрәчәкбез?

-Бинаның архитектура стиле үзгәрешсез кала, 50 нче еллардагы тарихи бизәкләр сакланачак. Фасадны тышлау, баскычларны, диварларны яңарту бара. Ниһаять, түбәдән су агып утыруга чик куелыр, ул да алыштырыла. Элек вентиляция эшләми иде, ансы да яңартылды. Тәрәзәләр өр-яңадан куелды, элек залга салкын кереп торган иске запас чыгу ишекләреннән дә котылачакбыз. Барлык кабинетларда, гомумән, бинаның эчке өлешендә косметик ремонт үтәчәк. Урамга чыгу өлешендә брусчатка җәю тәмамланып килә.

-Ремонт яңа уку елы башланган чорга туры килде. Сездә бит шактый түгәрәк эшли, ә хәзер укучылар кайда шөгыльләнә?

-Түгәрәкләр мәктәпләргә күчеп торды. Моның өчен мөмкинлекләр тудырган директорларга рәхмәтлебез. Бигрәк тә гимназия коллективына - күпчелек түгәрәкләр шунда эшли.

- Ремонт эшләре кайчангарак бетәр дип көтелә?

-1 декабрьгә төп эшләр тәмамланыр инде. Балаларыбыз ремонттан соң тагын да матураеп, купшыланып киткән бинада үтүче түгәрәкләргә ашкынып йөрер, дип өметләнәбез.

Әңгәмәдәш- Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев