Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасына түләүләр арта

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр 12 процентка артачак. Ата-аналар өчен бу хәбәр, әлбәттә, шатлыклылардан түгел. Әлеге арту алар кесәсенә ни дәрәҗәдә сугачак? Бу хакта аңлатуны сорап, белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Рада Кузмина, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече: - 3 яшьтән 7 яшькә кадәр баланы балалар...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр 12 процентка артачак. Ата-аналар өчен бу хәбәр, әлбәттә, шатлыклылардан түгел. Әлеге арту алар кесәсенә ни дәрәҗәдә сугачак? Бу хакта аңлатуны сорап, белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Рада Кузмина, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече:

- 3 яшьтән 7 яшькә кадәр баланы балалар бакчасында тәрбияләү быел ата-аналар өчен уртача 2110 сумга төште. Беренче балага каралган 20 процент ташлама (249,20 сум) һәм өстәмә компенсация (634,80 сум) белән бу сумма 1326 сумга калды. Киләсе елда уртача түләү 2482 сум тәшкил итәчәк. Шундый ук ташламалар белән беренче балага түләү 1489,20 сум кала.

Бакчага йөрүче беренче бала өчен - 20, икенчесе өчен - 50, өченчесе өчен 70 процент ташламалар калды. Бу компенсацияләр гаиләнең табышына бәйле түгел.

Инвалид балалар, ата-анасы беренче һәм икенче төркем инвалид балалар, опекуннарның балалары, армиядә хезмәт итүче әтиләрнең балалары бакчага бушлай йөри. Шулай ук күп балалы, игезәк балалы гаиләләргә дә 50 процент ташлама каралган.

Ә менә муниципаль дәрәҗәдәге компенсацияләр гаиләнең табышына бәйле. Анысына гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан кимрәк булса гына дәгъва кылып була.

Ландыш Әхмәтова, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 3 нче бүлекчәсе директоры:

- Компенсация тиешле гаиләләр 4 төркемгә бүленә: 10, 15, 20 мең сумга кадәр һәм аннан артыграк керемле. Кереме кеше башына 20 мең сумнан артып киткән гаиләләр мондый ярдәмгә өметәләнә алмый. Гаиләнең компенсациягә хокукын раслау өчен ата-аналарның эш урыныннан 3 айлык кереме турында белешмә, барлык балаларның туу турында таныклыгы, гаиләнең составы турында белешмәне социаль яклау бүлегенә тапшырырыга кирәк. Документлар 6 ай саен яңартыла. 2015 елның гыйнварыннан мартына кадәр компенсация алуга хокукны яңадан теркәү үткәреләчәк. Кабул итү вакытлары һәм урыннары турында графиклар инде төзелде.

Ата-аналар балалар бакчасына бәяләр хакында фикерләрен aznakaevo-rt (+16) сайтында белдерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасына түләүләр арта