Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасы ачылуга куандык

Мәктәп бинасында балалар бакчасы ачылу безнең өчен дә, ата-аналар өчен дә куанычлы вакыйга булды. Балаларыбызга уңайлы булсын өчен күпме хезмәт куйдык, күңел җылыбызны салдык! Бала тәрбияләүдә бакчаның, тәрбиячеләрнең роле зур. Мин балалар бакчасында 27 елдан артык эшлим. Нинди генә чорлар кичерсәм дә, балаларга булган мәхәббәтемне югалтмадым. Ә бу - тәрбия...

Мәктәп бинасында балалар бакчасы ачылу безнең өчен дә, ата-аналар өчен дә куанычлы вакыйга булды. Балаларыбызга уңайлы булсын өчен күпме хезмәт куйдык, күңел җылыбызны салдык!

Бала тәрбияләүдә бакчаның, тәрбиячеләрнең роле зур. Мин балалар бакчасында 27 елдан артык эшлим. Нинди генә чорлар кичерсәм дә, балаларга булган мәхәббәтемне югалтмадым. Ә бу - тәрбия процессында иң мөһиме. Елдан-ел бакчага балалар акыллырак, үзенчәлеклерәк булып килә. Без аларга мәктәпкә әзерлекне дә тиешле дәрәҗәдә бирергә бурычлыбыз. Быел без яңача мәгариф программасы буенча эшли башладык. Мин моңа бик шатмын, чөнки һәр яңалык алга этәргеч бирә. Дөнья үзгәрә, аның белән без дә үзгәрәбез дигән сүз бу. Бүгенге заманда башкача мөмкин дә түгел.

Галина Шакирҗанова, Җиңү бистәсенең "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев