Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачак– гомернең иң рәхәт мизгеле

Иң бәхетле, кояшлы, рәхәт көн ул балачак бәйрәме. Без, өлкәннәргә, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны янә бер кат искәртү көне. Дәүләт һәм җәмгыять балачакны кеше тормышының киләчәккә нигез салучы иң мөһим этабы дип саный. Авыр хәлдә калган балаларның игътибарга аеруча мохтаҗ икәнлеген без беркайчан да онытырга тиеш...

Иң бәхетле, кояшлы, рәхәт көн ул балачак бәйрәме. Без, өлкәннәргә, яшь буынның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны янә бер кат искәртү көне. Дәүләт һәм җәмгыять балачакны кеше тормышының киләчәккә нигез салучы иң мөһим этабы дип саный. Авыр хәлдә калган балаларның игътибарга аеруча мохтаҗ икәнлеген без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Районда узучы хәйрия чаралары - азнакайлыларның күңелләре изгелек һәм мәрхәмәтлелек белән тулган булуына тагын бер дәлил.

Районыбызда балаларның һәрьяклап үсешенә барлык шартлар да тудырылган. Сәламәтлекне саклау, гыйлем бирү системалары камилләшә, кызыклы чаралар, бәйрәмнәр, конкурслар даими узып тора, яңа балалар бакчалары ачыла. Азнакайда бер дигән буын үсеп килә - талантлы, кызыксынучан, сокланырлык. Алар укуда, спортта, иҗатта зур уңышларга ирешеп, районыбызның данын еракларга тарата.

Кадерле яшь райондашларыбыз! Сезне бәйрәм һәм җәйге ял башлану белән тәбрик итәм! Әти-әниләрегез, дусларыгыз белән вакытны күңелле уздырып, яңа ачышларга ирешүегезне һәм онытылмаслык хисләр алып калуыгызны телим! Көчле, сәламәт булып үсегез, гыйлемгә омтылыгыз, гаиләгезне, илебезне, туган ягыбызны яратыгыз! Игелек һәм мәрхәмәтлек сезгә һәрчак юлдаш булсын!

Марсель Шәйдуллин, район башлыгы вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев