Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала –уртак куаныч

«Бала елап туса-сәламәт була»,-ди Фәнүзә Хәсәншина Бәбиләрне әтиләренә, якыннарына тапшыра торган бу бүлмә килеп керүгә һәр почмактан сирпелгән хозурга уралып, әйтерсең лә үзеңне бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй хис итәсең һәм шушы ләззәтнең тәмен күбрәк тоеп калырга теләп, карашың белән биредәге мохитне "капшыйсың", аның белән генә канәгатьләнми, тагы да эчкәрәк үтеп,...

«Бала елап туса-сәламәт була»,-ди Фәнүзә Хәсәншина

Бәбиләрне әтиләренә, якыннарына тапшыра торган бу бүлмә килеп керүгә һәр почмактан сирпелгән хозурга уралып, әйтерсең лә үзеңне бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй хис итәсең һәм шушы ләззәтнең тәмен күбрәк тоеп калырга теләп, карашың белән биредәге мохитне "капшыйсың", аның белән генә канәгатьләнми, тагы да эчкәрәк үтеп, бу патшалыктагы тын гына мышнаган бәбиләрне, куанычы йөзендә чагылган әниләрне күрәсе килә башлый. Миңа да Яңа елның яңа туган сабыйларын күрү, алай гына да түгел, шушы бәхетне өләшүче шәфкать ияләре белән дә танышу җае чыкты ул көнне.

Дамира Мәрданшина дөньяга әле генә аваз салган сабый белән

Дамира Мәрданшина тудыру бүлегенә эшкә Бөгелмә медучилищесын тәмамлагач, егерме яшьлек чагында килә. Бүген менә хезмәттәшләре аны 55 яшьлек юбилее белән котлый. Хезмәт кенәгәсендәге акушер дигән бердәнбер язу артында 35 ел гомер яшеренгән. Башкалар куанычын үзенекедәй кабул итеп яшәп, тормыш шулай сизелми генә алга бара.

- Элек елына 1300-1400әр сабый туа иде. Ничек җитешелгән, ул чактагы авырлыклар яшьлек белән сизелмәгәндер инде, югыйсә, хәзерге кебек янәшәдә тәүлек әйләнә табиб та юк иде бит, - ди Дамира Рәшитовна. - Хәзер бала туу нык кимеде: 700-800дән артмый. Яшьләр гаиләдә бер, ике бала җитәр, дип саный, күрәсең...

Үзен ана булу куанычыннан мәхрүм итсә дә, "әни" дип өзелеп торган ул һәм кызлы (аларга үги әни булып килә), аларның балаларының яраткан әбисе булу бәхетеннән аермаган аны Ходай. Ире Илгиз дә башкарган хезмәтенең авырлыгын (төнге сменадан соң өйдә дә хатын-кызны мең төрле мәшәкать көтеп тора) аңлап, терәк, таяныч булырга тырыша.

Хезмәттәше Фәнүзә Хәсәншина белән аларның яшь аермасы берничә генә көн. Бер-береңә ярдәмче дә, киңәшче дә булып эшләгәндә генә барсы да җай, уңышлы бара шул. Коллегалар эш дәверендә моңа бер генә инанмады.

- Сменаң бетеп, өеңә кайткач та бүлектә ятучылар хакында уйлап йөрисең, - ди Фәнүзә Нурлыгаяновна. - Инде вакыты узып киткән яшь ханым бәбәйли алды микән, тулгагы башланганының хәле ничек? Түзмисең, кулың үзеннән-үзе телефонга үрелә. Хезмәттәшең барсын да сөйләп биргәч кенә тынычлап куясың. Әнә шулай бөтенең бер булып, бар күңелеңне салып эшләсәң генә шул бездә...

Фәнүзә ханым да һөнәренә "береккән"нәрнең берсе. Уфа медучилищесын тәмамлап, шунда ук тудыру йортларының берсендә 15 ел хезмәт куйганнан соң, гаиләсе белән туган якка якын Азнакайга килеп урнашалар. Биредә төпләнгәнгә дә 20 ел үтеп киткән. Шәһәребезнең 2нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кызы Гөлназ белән улы Ринат югары белем алып, тормышта үз урынын тапкан. Нефтьче ире Заир белән алар өчен куанып, ипле генә яшәп ятулары.

- Эшебез тынгысыз, җаваплы (синең кулда берьюлы ике кеше гомере бит!) булса да, изге, рәхмәтле безнең, тикмәгә генә борынгылар җаннан җан туу димәгән бу вакыйганы. Бала бар көченә елап, алсу тәнле булып туа икән, безнең өчен моннан да күңеллерәк мизгелләр юк, димәк ул сау-сәламәт, тайпылышлар юк, авырлыгы да нормада, - ди әңгәмәдәшләрем.

Медицина алга киткән саен, ана һәм баланың исән һәм сәламәт булуына гарантия дә үсә бара. Хатын-кызлар консультациясендә патологияне иң кечкенә срокта ук билгеләү мөмкинлеге биргән алдынгы технологияләр куллану, җентекле тикшерүләр үткәрү, хроник авыруы булганнарны иң әүвәл дәваланырга күндерү (анадагы гайморит, пиелонефрит, йөрәк-кан тамыры һ.б. авырулар бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра) сүз дә юк, үз ролен уйный.

Тудыру бүлегендә олы тәҗрибәгә ия, югары категория белгечләр эшли. Сарман, Мөслим, Бөгелмә, Әлмәт, Бакалы районнарыннан безнең Азнакайга килеп бәбәйләргә теләүчеләрнең саны елдан-ел арта баруы да әнә шул хакта сөйли. Биредә идеаль чисталык, тәртип. Душ, гигиена бүлмәсе булган палаталарда икешәр генә кеше, ананыкы белән янәшәдә бала ятагы. Пациентлар бернәрсәгә мохтаҗ түгел, чөнки алар өчен бөтен шартлар тудырылган. Йөзләрендә куаныч балкыган әниләрдән шәфкать ияләренә бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәсең. Бу рәхәт мохиттән аерылып, кышның салкын кочагына чыгасы да килми...

Лиза Нур

Яңа елның шушы көненә Азнакай сырхауханәсенең тудыру бүлегендә 56 нарасый дөньяга аваз салды. Аларның 31 е малай, 25 е кыз. Узган елның бу чорында бәбиләр 53 иде. Аҗдаһа елы Куянга караганда үрчемлерәк булырга охшый. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев