Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БАЛА СӨЙЛӘШМӘСӘ, НИШЛӘРГӘ?

Бала өч яшендә инде сөйләшә белергә тиеш, ди белгечләр. Әмма күп кенә балаларда сөйләм үсешендә артта калу күзәтелә. Һәм бу нәкъ менә соңгы елларда бик зур борчу уяткан күренеш. Ни өчен бала сөйләшми икән соң? Бу сорауга Казан 405 балалар бакчасының югары квалификацияле логопеды Лариса Кирикмасова җавап бирә. "Балалар бакчасының...

Бала өч яшендә инде сөйләшә белергә тиеш, ди белгечләр. Әмма күп кенә балаларда сөйләм үсешендә артта калу күзәтелә. Һәм бу нәкъ менә соңгы елларда бик зур борчу уяткан күренеш. Ни өчен бала сөйләшми икән соң? Бу сорауга Казан 405 балалар бакчасының югары квалификацияле логопеды Лариса Кирикмасова җавап бирә.

"Балалар бакчасының Кечкенәләр төркеменә килгән күп кенә нәниләр гомумән дә сөйләшә белмичә килә башлады. Ул хәтта нидер әйтергә дә омтылмый. Ы-ы дип бармак төртеп кенә күрсәтә һәм шул рәвешле әнисе белән идарә итә. Әнисе исә, "Сиңа бу кирәкме? Әллә бумы?" - дип баласын көйли. Шул рәвешле нарасыйга сөйләмен үстерү дә таләп ителми. Чөнки ул болай да ымнар белән үзенә кирәгенә ирешә", - ди Лариса Кирикмасова.

Логопед сүзләренчә, сөйләм үсешендә артта калуның төп сәбәбе бала белән коммуникациянең бозылуы. Әниләр бик күп вакытны телефон, планшет, компьютер каршында уздыра, бала белән аралашу юк дәрәҗәсендә. Бала белән сөйләшү урынына ул аңа "Менә кара" дип мультфильм куя да, үз эшләренә кереп чума. Димәк, баланың сөйләм үсешендәге тоткарлыклар социаль факторлар белән бәйле. Бала туганда ниндидер эчке тайпылышлар белән тумый, ә артта калу тышкы сәбәпләргә кайтып кала.

Сөйләм бозылуын кисәтү, сөйләмне үстерү һәм аерым авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, өзлексез сөйләмне үстерү, сүзләр багажын арттыру өчен логопед бала белән уйнарга киңәш итә. Уен аша кече моториканы үстерергә мөмкин. Ә бу үз чиратында сөйләм үсешенә дә йогынты ясый. Уен вакытында баланы үз фикерләрен сүзләр, җөмләләр аша белдерергә этәрү җиңел.

Сөйләмне үстерергә ярдәм иткән берничә уен

"Хайван баласын ашат"

Бушаган йогурт савытына, берәр хайванга охшатып, махсус "кием" тегегез яисә бәйләгез. Өстәлгә фасоль яки башка предметлар чәчеп, балага хайван баласын ашатырга тәкъдим итәсең - бала "ризыклар"ны йогурт савытыннан эшләнгән уенчыкка тутырырга тиеш була. Кечкенә балалар вак предметларны кул белән савытка алып салса, зуррак балаларга "бирем"не катлауландырасың. Предметларны кул белән түгел, ә пинцет белән тутырырга тәкъдим итәсең. Бала, гадәттә, бу эшне бик мавыгып башкара.

"Керпе"

Гади генә таракны керпегә әверелдерергә мөмкин. Таракның сабына шулай ук керпе башы кыяфәте кертеп "кием" бәйлисең-тегәсең. Таракның "тешләре" исә керпе энәләре булып тырпаеп кала. Балага бу энәләрне тотып карарга тәкъдим итәсең, бармак очларына, уч төбенә шул рәвешле массаж ясала. Һәм, әлбәттә, уен дәвамында бала белән сөйләшергә онытмыйбыз.

"Бу нинди песи?"

Иске оекбашларны бик тиз һәм җиңел генә песиләргә әверелдереп була. Әйтик, безгә өч песи ясарга кирәк. Оекбашлар бу очракта төрле материалдан эшләнгән, төрле төстә булса яхшы. Баш өлешенә мамык тутырып, муенын бау яки лента белән буып формалаштырасың. Тән өлешенә исә һәркайсына формасы һәм зурлыгы буенча аерылган төрле ярмалар тутырырга мөмкин. Мисал өчен, берсенә борчак, икенчесенә - карабодай ярмасы, өченчесенә - дөге. Һәм оекбаш астын тегеп куясың. Песиләргә үзең теләгәнчә, күзләр, борын, мыек, авыз ясыйсың.

Башта балага бу песиләрне капшап карарга бирәсең. Һәркайсын истә калдырырга кушасың. Аннары бала арты белән борыла. Әни аның кулына песиләрнең берсен тоттыра. Бала аның кулындагы өч песинең кайсысы икәнен белергә тиеш.

"Бармак театры"

Бармакларга киертерлек итеп "кием" бәйлисең. Бу төрле хайваннарның яки башка персонажларның гәүдәсе булачак. Аннары төрле детальләр ярдәмендә аларга кирәкле кыяфәт кертәсең. Шул рәвешле бик җиңел генә спектакль геройлары "туа". Баланың бармакларына шушы пенсонажларны киертеп, бер-берсе белән сөйләшергә тәкъдим итәсең. Әни кешенең бармаклары да төрле геройлар ролен башкара.

Автор: Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов

Источник: http://intertat.tatar/society/bala-s-yl-shmi-nishl-rg-uynarga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев