Бакчада эш башлана
Тәҗрибәле бакчачылар помидор, борыч орлыклары чәчте инде. Тиздән алар тәрәзә төпләрен тутырып, шаулап үсеп утырыр. Бүген исә төп мәшәкатьләр - башка яшелчәләрнең орлыкларын һәм бакча коралларын барлап кую, минераль ашламалар һәм яшь агач үсентеләре булдыру. Шул уңайдан, бакча эшләре рәтен белеп бетермәүче, ләкин моның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә берничә киңәш: яшелчә...
Тәҗрибәле бакчачылар помидор, борыч орлыклары чәчте инде. Тиздән алар тәрәзә төпләрен тутырып, шаулап үсеп утырыр.
Бүген исә төп мәшәкатьләр - башка яшелчәләрнең орлыкларын һәм бакча коралларын барлап кую, минераль ашламалар һәм яшь агач үсентеләре булдыру.
Шул уңайдан, бакча эшләре рәтен белеп бетермәүче, ләкин моның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә берничә киңәш: яшелчә орлыклары кәгазь пакетларда тугыз елга кадәр саклана ала. Ләкин аны сатып алганда пакеттагы маркировкага игътибар итегез. Әгәр анда саклану вакыты 2014 елга кадәр дип язылган икән, бу - дөрес түгел. Чөнки орлыкны һәр 6-8 ай саен пакетны ачып, тикшереп торырга тиешләр. Пакетны кабат япкач, шул көнге марка куела. Анда түбәндәге мәгълүматлар язылган булырга тиеш: культураның исеме, сортының исеме, орлыкларның граммнардагы авырлыгы, процентларда тишелеп чыгышы, партия номеры һәм 8 айдан артмаган саклану срогы. Ә яшь агач үсентеләрен, гомумән, таныш кешеләрдән яки махсус питомниклардан гына алырга киңәш итәләр. Аны үзегезгә алып кайтканда төбен юеш чүпрәк белән, ә башын пленка белән төрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев