Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакчабыз яңарды

Баласы дөньяга аваз салган һәр әти-әни аны балалар бакчасына урнаштыру хакында да уйланмый калмый. Аңа кайда яхшырак булыр? Шәһәрнең кайсы мәктәпкәчә балалар учреждениесен ата-аналар аеруча үз итә? Билгеле, бу сорауларга да җавап эзләнми калмый. Шул рәвешле, мин дә улыма иң яхшы балалар бакчасын эзләдем. Шәһәрнең 4 нче "Светлячок" балалар бакчасында...

Баласы дөньяга аваз салган һәр әти-әни аны балалар бакчасына урнаштыру хакында да уйланмый калмый. Аңа кайда яхшырак булыр? Шәһәрнең кайсы мәктәпкәчә балалар учреждениесен ата-аналар аеруча үз итә?

Билгеле, бу сорауларга да җавап эзләнми калмый. Шул рәвешле, мин дә улыма иң яхшы балалар бакчасын эзләдем. Шәһәрнең 4 нче "Светлячок" балалар бакчасында тәрбиячеләр дә, төркемдәге балалар да бик ошады. Тик менә сабыйлар уйный торган мәйданчык кына күңелгә ятып бетмәде. Быел бакча ишегалдын төзекләндерү турында әйтелгәч, барлык ата-аналар да моны күтәреп алды. Һәркем анда үз өлешен кертергә тырышты: берәүләр яңа җиһазлар урнаштыруда, икенчеләре җыештыру эшләрендә катнашты. Әнә шулай бердәм тырышлык белән бик уңайлы уен почмагы булдырылды. Биредә өйчек тә, очкыч, кораб - һәммәсе үз урынында. Хәтта агач машина да бар. Бөтен яклап куркынычсыз, шул ук вакытта зәвыклы итеп эшләнгән мәйданчык әллә каян күзгә ташлана, балаларны дөньяны танып белергә, тирә-як мохиткә сак карашта булырга өйрәтә.

Якын-тирәсе аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән. Бакча мөдире Р.Калинина бу матурлыктан күңеле булып:

- Әти-әниләр тырышлыгы белән тудырылган атрибутлар балаларның яшен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәрьяклап психик һәм физик мөмкинлекләрен үстерү, заманча тормышка яраклашкан итеп тәрбияләүдә дә зур этәргеч булып тора. Бакча коллективы төзекләндерү эшендә зур активлык күрсәткән әти-әниләргә бик рәхмәтле, - ди.

Баланы бакчага илткәндә, башка балалар бакчалары ихатасына да күз төшә. Һәммәсе матур, уңайлы. Азнакайлылар шәһәребездә әнә шундый төзек һәм бөтен шартлар тудырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре булу белән хаклы горурлана ала.

Гүзәл Тимбакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев