Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакчабыз - оҗмах почмагы

Балалар тәрбияләүче хезмәте, табибларныкы кебек үк җаваплы һәм игелекле. Без аларга иң кадерлеләребез - балалар тәрбияләүне ышанып тапшырабыз. Шәһәребезнең 6 нчы "Звездочка" балалар бакчасының 2нче кечкенәләр төркеменә сабыйларыбызны биреп, без дә тәрбиячеләр Фәридә Шакирова һәм Фазыйлә Зәйдуллинага зур өметләр багладык. Алар өметебезне тулысы белән аклый. Ата-аналар белән очрашуларда балаларыбыз хакында...

Балалар тәрбияләүче хезмәте, табибларныкы кебек үк җаваплы һәм игелекле. Без аларга иң кадерлеләребез - балалар тәрбияләүне ышанып тапшырабыз.

Шәһәребезнең 6 нчы "Звездочка" балалар бакчасының 2нче кечкенәләр төркеменә сабыйларыбызны биреп, без дә тәрбиячеләр Фәридә Шакирова һәм Фазыйлә Зәйдуллинага зур өметләр багладык. Алар өметебезне тулысы белән аклый. Ата-аналар белән очрашуларда балаларыбыз хакында күзләре янып, шундый тәмләп, рәхәт итеп сөйлиләр, һәркайсының гадәтен, нигә сәләтле булуын белеп, шул юнәлештә үстерергә тырышалар. Төркемдә җылы, позитив мөнәсәбәт. Фазыйлә Салих кызы тәрбияче генә түгел, күпьеллык тәҗрибәгә ия педагог та, шуңа күрә дә аның балалар белән занятиеләре югары профессиональ дәрәҗәдә үтә. Балалар аң-белем белән бергә тәртипкә, дөньяны танып-белергә дә өйрәнә. Ә Фәридә Салих кызы "2012 ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының район этабы призеры булды, яхшы психолог, заманча карашлы, иҗади эзләнүчән. Аның һәр бала белән индивидуаль эшләү алымы бар.

"Звездочка" балалар бакчасында нинди генә чаралар уздырылмый. Аларга без, ата-аналарны да чакырып торалар. Бәйгеләр балаларыбыз арасында гына түгел, без, әти-әниләр белән дә оештырыла. "Сәламәтлек атналыгы"нда, мәсәлән, барыбыз бергәләп уеннар, кече сабантуй, кышка багышлап үткәрелгән чараларда катнаштык. Айболит дәресләре, "Солнышко" бакчасы белән КВН, "Күңелле стартлар" әле озак вакытлар онытылмый йөрер. Билгеле, коллективның әнә шулай бердәм, актив эшчәнлеген аның җитәкчесе Римма Усманова оештыра. Сәләтле, иҗади эзләнүчән Римма Рәсим кызы эшенә күңелен бирә, бакчабызны төзек, тәртипле тотуда зур тырышлык куя. Күптән түгел ясалган ремонттан соң бакчабыз тагын да матурланды, уңайлыклар артты, заманча төсмер алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев