Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның замана әниләре кыю, зирәк, эшчән

"Әни!" - диюгә күңелдә иң якты, иң назлы хисләр яңара, кадерләп багып үстергән әниең күз алдына килеп баса. Гасырлар үтсә дә, безгә тормыш бүләк иткән газизләребезнең гаиләдәге һәм җәмгыятебездәге дәрәҗәсе дә, әһәмияте дә һич кимеми. Шулай да һәр чор аларның асыл сыйфатларына үз чалымнарын салмый калмый. Бүгенге заман әниләре нинди...

"Әни!" - диюгә күңелдә иң якты, иң назлы хисләр яңара, кадерләп багып үстергән әниең күз алдына килеп баса. Гасырлар үтсә дә, безгә тормыш бүләк иткән газизләребезнең гаиләдәге һәм җәмгыятебездәге дәрәҗәсе дә, әһәмияте дә һич кимеми. Шулай да һәр чор аларның асыл сыйфатларына үз чалымнарын салмый калмый. Бүгенге заман әниләре нинди ул?

Яшьләр үзәгендә узган "Заманча әни" конкурсында моңа ачык җавап табарга була иде. Алар ашка-суга да уңган, җыр-биюгә дә оста, зирәк, ә иң мөһиме - кайгыртучан, балалары өчен җан атып торучан. Һәрберсе гаилә мәшәкатьләрен эше белән бергә уңышлы итеп бәйләп бара.

- Бу бәйге шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелә. Яшь әниләрнең активлыгына, уңганлыгына сокландык. Мондый гүзәл затларыбыз булганда, гаиләләр тату, матур яшәр. Бәйгене үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән коллективларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, - ди яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов.

Жюрига арадан иң-иңне сайлап алуы авырга да туры килгәндер, чөнки конкурста катнашучыларның һәрберсенең үз йөзе, кабатланмас сыйфаты бар. "Заманча әни" титулына гимназиядән тарих укытучысы Лилия Гәрәева лаек булды.

- Ирем Илмир белән ике ул үстерәбез. Ул һөнәре буенча шофер. Үзем - Сәпәй кызы. Шәһәрдә торсак та, авылда маллар да асрыйбыз, көн саен аларны карарга кайтып йөрибез. Укытучының эше өйгә дә өелеп кайта бит әле аның. Тормышымда ирем һәм кайнанамның ярдәме зур. Конкурста җиңүемә бик шатмын. Үз-үземә ышанычым тагын да артып китте, - ди ул.

Шулай ук гимназиядән Светлана Сабировага - "Стильле әни", коррекция мәктәбеннән Регина Тәхаутдиновага - "Мөлаем әни", "Азнакай киемнәре" җәмгыятеннән Альбина Кәлимуллинага - "Интеллектуаль әни", Азнакай җылылык челтәре предприятиесеннән Земфира Лесновага - "Сәләтле әни" титуллары бирелде.

Бу чара барышында шулай ук "Әни мәхәббәте" дигән фотоконкурска да йомгак ясалды. "Могҗиза көткәндә" номинациясендә - Ландыш Гуломова, "Наз" номинациясендә - Зилара Сафина, "Ананың көндәлек тормышы" номинациясендә Гүзәл Шакирҗанова җиңүче дип табылды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайныћ замана әниләре кыю, зирәк, эшчән