Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь IT-чемпионнары iPad белән белән бүләкләнделәр

"IT-чемпион" республика конкурсында районыбыздан 2919 укучы катнашты. Алар өч меңгә якын өлкән кешегә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә ярдәм итте һәм анда электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтте. Моның белән укучылар үзләренә баллар җыйды. 14 укучыбыз әлеге балларны истәлекле бүләкләргә алышты. Конкурста җиңүчеләр арасында аеруча 5 нче мәктәп укучылары күп: 7...

"IT-чемпион" республика конкурсында районыбыздан 2919 укучы катнашты. Алар өч меңгә якын өлкән кешегә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында теркәлергә ярдәм итте һәм анда электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтте. Моның белән укучылар үзләренә баллар җыйды. 14 укучыбыз әлеге балларны истәлекле бүләкләргә алышты.

Конкурста җиңүчеләр арасында аеруча 5 нче мәктәп укучылары күп: 7 нче сыйныфтан Булат Сафиуллин, 8 нче сыйныфтан Диана Хәсәнова, Азат Галин, 10 нчы сыйныфтан Ильмир Шәфыйков (1257 балл), Булат Мотыйгуллин.

4 нче лицейдан 6 нчы сыйныф укучысы Ильяр Мәҗитов, 5 нче сыйныфтан Азамат Шәйдуллин; 7 нче мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Искәндәр Шәфыйков, Азнакай 2 нче мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Радик Шакиров шулай ук төрле этапларда җиңү яуладылар.

Алар барысы да iPad белән белән бүләкләнделәр.

Әлфия Ганиуллина,

мәгълүмати-методик үзәкнең

өлкән методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь ITчемпионнары iPad белән белән бүләкләнделәр