Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ветераннары бик актив тормышта яши

Районыбыз ветераннары бик актив тормышта яши. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов үзе дә тынгысыз, башкаларны да тик кенә өйдә яткырмый, әледән-әле чаралар оештырып, аларны кызыклы очрашуларга тартып кына тора. Узга атнада ветераннарыбыз үзләренең яшьлек эзләре калган таныш сукмаклардан "Восток" күңел ачу үзәгенә юл тотты. Биредә алар шәһәребезнең тагын бер уңайлы,...

Районыбыз ветераннары бик актив тормышта яши. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов үзе дә тынгысыз, башкаларны да тик кенә өйдә яткырмый, әледән-әле чаралар оештырып, аларны кызыклы очрашуларга тартып кына тора.

Узга атнада ветераннарыбыз үзләренең яшьлек эзләре калган таныш сукмаклардан "Восток" күңел ачу үзәгенә юл тотты. Биредә алар шәһәребезнең тагын бер уңайлы, күркәм ял үзәге белән танышты, бер-берләренең хәл-әхвәлен белешеп иркенләп гап куерттылар. Өлкәннәребез өчен ял мизгелләре бүләк итеп "Летят журавли" фильмын куйдылар. Ветераннар кинозалдан зур тәэсирләр алып, яшьлекләре хатирәләрен яңартып чыкты. Менә шундый мәгънәле, эчтәлекле, тәрбияви фильмнарны яшьләргә дә тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикерләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның ветераннары бик актив тормышта яши