Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре ветераннарны онытмый
Районыбызда өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. 1 һәм 3 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Әлфия Хисаметдинова һәм Лениза Кәлимуллина тыл ветераны Касыйм Әхмәтшинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Ул гомере буе "Азнакайнефть" идарәсендә оператор булып эшли. Тормыш иптәше Нурҗинан апа белән ярты гасырдан артык тату яшәп,...
Районыбызда өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. 1 һәм 3 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Әлфия Хисаметдинова һәм Лениза Кәлимуллина тыл ветераны Касыйм Әхмәтшинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Ул гомере буе "Азнакайнефть" идарәсендә оператор булып эшли. Тормыш иптәше Нурҗинан апа белән ярты гасырдан артык тату яшәп, дүрт кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның хөрмәтләрен күреп, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшиләр.
Резеда Сәрвәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев