Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Тау асты урамындагы гаражлары янына чүп өйгәннәр

Кояш турырак караган, көннәр җылына барган саен шәһәребез дә күзгә күренеп матурлана, пөхтәләнә. Санитар-чисталык ике айлыгы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе бу. Оешма-предприятиеләр ишегаллары, кварталлар, кала урамнарын җыештырып, өмәләр үткәрелә. Әмма... Көннән-көн күзгә чалына барган бу матурлыкны бозып, шәһәрнең ямен җибәреп торган урыннар да бар әле. Ошбу фотосурәтне Тау асты...

Кояш турырак караган, көннәр җылына барган саен шәһәребез дә күзгә күренеп матурлана, пөхтәләнә. Санитар-чисталык ике айлыгы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәсе бу.

Оешма-предприятиеләр ишегаллары, кварталлар, кала урамнарын җыештырып, өмәләр үткәрелә. Әмма... Көннән-көн күзгә чалына барган бу матурлыкны бозып, шәһәрнең ямен җибәреп торган урыннар да бар әле.

Ошбу фотосурәтне Тау асты урамындагы гаражлар ширкәте тирәсендә төшердек. Янәшәдә генә күпкатлы йортлар урнашкан. Әлеге чүп өемнәре шәһәребезнең тиздән яшеллеккә күмеләчәк бу почмагын әнә ничек ямьсезләп ята.

Барлык фотоны да монда басып кара

Әлеге гаражлар хуҗалары, шушы тирәдә яшәүчеләр ничек түзеп тора микән бу хәлгә?! Пычратканбыз икән, чистарта да белик, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Тау асты урамындагы гаражлары янына чүп өйгәннәр