Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Соколы” командасы республика чемпионатында беренчелекне яулады

Азнакайның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча республика чемпионатында беренчелекне яулады. Узган җомгада шәһәребезнең Боз сараенда аларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге куанычлы вакыйгада Татарстан Республикасының хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Роберт Гайнуллин катнашты. - "Соколы" командасы һәрчак призлы урыннар яулап килә, республикада беренче дүртлектә бара. Районда спортны үстерүгә...

Азнакайның "Соколы" командасы 2002 елгылар арасында алкалы хоккей буенча республика чемпионатында беренчелекне яулады. Узган җомгада шәһәребезнең Боз сараенда аларны бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге куанычлы вакыйгада Татарстан Республикасының хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Роберт Гайнуллин катнашты.


- "Соколы" командасы һәрчак призлы урыннар яулап килә, республикада беренче дүртлектә бара. Районда спортны үстерүгә игътибар зур, бу шуның нәтиҗәсе. Азнакай уенчыларын киләчәктә республикабызның дәрәҗәле командаларында күрербез дигән ышаныч бар, - диде ул алтын кубокны тапшырып.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин командага 500 мең сумлык сертификат бүләк итте. Бу акча яңа спорт киемнәре алуга тотылачак.


Алтын кубокны исә яшь хоккейчылар, үбә-үбә, кулдан-кулга йөрттеләр.


- Үзебез өчен зур шатлык һәм горурлык кичерәм. Бу - команданың уртак җиңүе, тынгысыз һәм таләпчән тренерыбыз Александр Уваровка, әти-әниләребезгә зур рәхмәт, - ди команда капитаны Ренат Сәлахов.


Ул үзенең язмышын профессиональ хоккей белән бәйләмәкче, Россиянең җыелма командасында, югары лигада уйнарга хыяллана. Боз сараена аның энесе Салават та йөри.


Бүген лачыннарның шатлыкларын уртаклашырга әтиләр, әниләр, хәтта әбиләр килгән.


- Улым Эмиль хоккейда 6 яшьтән. Хәзер аңа 14 яшь. Чын егетләр спорты дип саныйм. Ул бербөтен булып уйнарга, дус булырга, физик яктан ныгырга ярдәм итә, - ди Илмир Харисов.


Исеме җисеменә туры килеп, "Соколы" (лачыннар) командасына һәрчак югары очарга насыйп булсын!


Резеда ШӘРИПОВА

Сүз уңаеннан

Районда 11 хоккей корты эшли. Анда якынча 700дән артык бала шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Соколы” командасы республика чемпионатында беренчелекне яулады