Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Салават күпере” балалар бакчасында Татар мәдәнияте атналыгы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.

9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге татар телендә алып барыла. Күптән түгел Татар мәдәнияте атналыгы үтте. Аның һәрбер көне бер темага багышланды. Балалар әти-әниләре белән берлектә Г.Тукай һәм татар халык әкиятләре буенча рәсемнәр, кулдан төрле әйберләр ясадылар. Кечкенәләр төркеме "Мияубикә шуклыгы" исемле күңел ачу иртәсендә...

9 нчы "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге татар телендә алып барыла. Күптән түгел Татар мәдәнияте атналыгы үтте. Аның һәрбер көне бер темага багышланды. Балалар әти-әниләре белән берлектә Г.Тукай һәм татар халык әкиятләре буенча рәсемнәр, кулдан төрле әйберләр ясадылар.

Кечкенәләр төркеме "Мияубикә шуклыгы" исемле күңел ачу иртәсендә Әбигә кунакка килделәр, Чыелдык тычкан кызы, Мияубикә белән уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Әби аларны оекбаш бәйләү серләренә төшендереде: сарык йонын орчык белән җегерләп күрсәтте, йомгакны балалар белән бергәләп урады, бәйли башлаган оекбаш белән таныштырды.

Зурлар төркеме "Тукай эзләре буйлап" кичәсенә Габдулла Тукайның шигырьләрен сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар. Шүрәле һәм Су анасы балалар белән милли уеннар уйнадылар. Әлеге чарага 12 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләре дә чакырылды. Соңыннан "Туган тел" җырын барлык кунаклар бергә башкардылар.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалар китапханәсендә кунакта булдылар, татар мәдәнияте белән таныштылар, рәсемнәрен бүләк иттеләр.

Атналыкка "Иң яхшы шигырь укучы" бәйгесе белән йомгак ясалды. Татар мәдәнияте атналыгы балаларга гына түгел, ә әти-әниләр өчен дә тәрбияви чараның берсе булды.

Зөлфия Гайсина, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев