Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Сабантуй мәйданында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бәйрәм итте

Тап-таза, сау-сәламәт була торып, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен рәхмәт әйтер урында, кайбер яшьләребез эчеп-тартып үзләренә чир сатып алып йөри. Булганның шулай кадерен белмисең инде ул. Әмма дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар бит. Менә алар сау-сәламәт булуның нинди зур бәхет булуын чын мәгънәсендә аңлыйлар. Бүгенге көндә районыбызда мөмкинлекләре чикләнгән...

Тап-таза, сау-сәламәт була торып, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен рәхмәт әйтер урында, кайбер яшьләребез эчеп-тартып үзләренә чир сатып алып йөри. Булганның шулай кадерен белмисең инде ул.

Әмма дөньяда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар бит. Менә алар сау-сәламәт булуның нинди зур бәхет булуын чын мәгънәсендә аңлыйлар.

Бүгенге көндә районыбызда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең саны 4150 кеше тәшкил итә. Шуларның 294 - балалар. Аларга ярдәм итүнең аерым программасы бар, аның кысаларында даими рәвештә төрле чаралар үткәрелеп тора.

Мәсәлән, шуларның берсе 26 июнь көнне узды: алар өчен Сабантуй оештырылды. Гаҗәеп ихлас, матур чара булды ул. Сабантуй мәйданы бу көнне гөҗ килеп торды. Кунаклар - физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның бирегә беренче генә килүләре түгеллеге әллә каян күренеп тора: бер-берсе белән кочаклашып күрешәләр, сөйләшеп сүзләре бетми. Мондый истәлекле очрашу инде күп еллар дәвамында үткәрелә, ә менә соңгы ике елда ул зурлар һәм балаларны бергә җыеп, тагын да колач һәм мәгънә алды.

Көчле рухлы, батыр җанлы, тормыш авырлыкларына бирешмәүче кешеләр бергә җыелганда табигать тә бераз каушап калган кебек иде, әмма болытлы булуга карамастан, шушы кечкенә мәйданчык нурга күмелгән. Бу нур әйтерсең әлеге кешеләрнең йөрәк җылысы. Ошбу сәгатьләрдә мин үземне мәрхәмәтлелек, бер-береңә карата мәхәббәт, сабырлык, яхшылык тулы утрауда кебек хис иттем. Минемчә, мондый чараларда катнашу бик күпләр өчен файдалы булыр иде, нәкъ менә шундый мизгелләрдә тормыш кадерен ныграк тоя башлыйсың, күңелдә мәрхәмәт хисләре уяна, яхшылыклар гына кыласы килә.

Бәйрәмгә балалары белән килгән әти-әниләрнең эчкерсезлеге, сабырлыгына карап сокланасың. Тумыштан параличлы кызын тәрбияләүче Индира ханым сүзләре буенча, мондый чараларның әһәмияте бик зур. "Балалар бу сабантуйны көтеп алалар, чөнки алар гел өйдә бит. Мондый очрашулар ешрак булса иде", - ди ул.

Инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре, юбилярлар, спортчылар - барсы да бүләкләнде.

Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга иң изге теләкләрен җиткерде, азнакайлыларны инвалидалр проблемаларына битараф калмаска, мөмкин кадәр күбрәк игелек кыларга, мәрхәмәтле булырга чакырды.

Кунаклар рәхәтләнеп концерт карады, милли уеннарыбызда катнаштылар, сыйландылар, рәхәтләнеп гапләштеләр.

Мәйданда мультфильмнар персонажларын да очратып була иде. Алар белән очрашудан сабыйларның сөенече чиктән ашты. Әнә, "Яшь гвардия" егетләре дә күзгә чалынды, физик ярдәм кирәк булган берәү дә алар игътибарыннан читтә калмады.

Бу чарада, әйтеп үткәнемчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да бар иде. Шуларның берсе - 22 яшьлек Илнур Нәгыймов белән гап корып алабыз. "Төрле категориядәге инвалидлар бар. Алар өчен уңайлыклар мөмкин кадәр күбрәк булдырылса иде. Мәктәпләрнең лә барсында да пандуслар юк әле, - дигән фикерен дә белдерде ул. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең спорт командасын туплаган Олеся Халикова турында да бик мактап сөйләде. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта икән.

Илнурга карап сокланып куйдым. Авырлыкларга бирешмичә, күтәренке күңел белән яшәү өчен никадәр түземлек, көчле рухлы булу кирәк.

Зилия Хәбибуллина

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Сабантуй мәйданында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бәйрәм итте