Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның әниләр хатларында – ихлас теләкләр

Җылы сүз -җан азыгы, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Башкалардан үзебезгә булган чак кына игътибарга да безнең һәркайсыбыз эреп китә, шулай бит?! Кеше күңелен Ходай шул рәвешле яраткан.Ә инде туган яктан, якыннарыңнан еракта булып, гел көтмәгәндә кемнәндер наз тулы теләкләр алсаң - монсы инде бигрәк тә дулкынландыра. Бүгенге көндә илебезнең төрле...

Җылы сүз -җан азыгы, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Башкалардан үзебезгә булган чак кына игътибарга да безнең һәркайсыбыз эреп китә, шулай бит?! Кеше күңелен Ходай шул рәвешле яраткан.Ә инде туган яктан, якыннарыңнан еракта булып, гел көтмәгәндә кемнәндер наз тулы теләкләр алсаң - монсы инде бигрәк тә дулкынландыра.

Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үткән егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, хатын-кызлар һәм "Ак калфак" оешмалары әгъзалары кич утырып хатлар яздылар.

Җомга көнне хакимият бинасында үткән бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гөлия Сөләйманова, Дамир Гыйләҗев та катнашып, матур, изге гамәлләре белән инде республикакүләм таныла барган районның "Ак калфак" оешмасы тарафыннан башкарылган эшләрне зур бәяләп, иҗтимагый тормышта кайнаган ханым-туташларга изге теләкләрен ирештерделәр. Оешма җитәкчесе Эльвира Галиева киләсе елларга ниятләнгән чаралар белән таныштырды. Әйе, "Ак калфак"ның милли гореф-гадәтләребезне яңарту, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызларның дәрәҗәсен, тоткан ролен үстерүдә үз алдына куйган бурычлары бик җитди һәм сүз дә юк, бар яклап хуплауга лаек.

Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар.

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/637822.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның әниләр хатларында – ихлас теләкләр