Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәшгульлек үзәгенә 309 вакансия игълан ителгән

2014 елның 1 кварталында Азнакай районы хезмәт базарында хәл торышы тотрыклы булды. Мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 1609 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шушы чорындагыдан 21,6 процентка кимрәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең: - 129ы -хатын-кызлар; - 10сы - штат кыскартылып, эштән азат ителгәннәр; - 11 инвалид; - 22се - 30 яшькә кадәрге...

2014 елның 1 кварталында Азнакай районы хезмәт базарында хәл торышы тотрыклы булды.

Мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 1609 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шушы чорындагыдан 21,6 процентка кимрәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең:
- 129ы -хатын-кызлар;
- 10сы - штат кыскартылып, эштән азат ителгәннәр;
- 11 инвалид;
- 22се - 30 яшькә кадәрге яшьләр.


Агымдагы елның 1 апреленә теркәлгән эшсезләр саны 387 кеше тәшкил итте. Бу икътисади актив халыкның 1,2 проценты. 2013 елның апрель башына эшсезлек дәрәҗәсе 2,9 процент иде.


Эшсезлек кимүнең төп сәбәпләре:
- предприятиеләрдән заявкалар саны арту. Шулай ук апрель аенда мәшгульлек үзәгенә 309 вакансия игълан ителгән. Киеренкелек коэффициенты, ягъни эшсезлек буенча теркәлгән гражданнарга карата азат булган эш урыннары саны, бер вакансиягә 1,3 кеше туры килә.
- мәшгульлекнең актив сәясәт чараларын куллану.


2014 елның 1 кварталында 272, шул исәптән әлегә кадәр эшсез булган 231 кеше эшкә урнаштырылды. Аларның 41е - балигъ булмаган яшьләр.


Хезмәт базарында өстәмә социаль яклауга мохтаҗ гражданнар күп әле.


Эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасы кысаларында эш табуда кыенлык кичергән 5 инвалид, пенсия яшенә җитеп килүче 3 граждан, төрле уку йортларын тәмамлаган 2 белгечкә эшкә урнашуда ярдәм ителде.


65 кеше һөнәр алу курсларына җибәрелде. 68 эшсез иҗтимагый эшләргә тартылды.


Әлегәчә мәшгуль булмаган 4 азнакайлы үз эшен ачып җибәрде.


1031 кеше һөнәр сайлауда ярдәм алды, аларның 672се - мәктәп укучылары. Хезмәт базарында социаль яраклашу буенча 112 кешегә хезмәт күрсәтелде.


Эш һәм уку урыннары вакансияләренә багышланган 2 ярминкә оештырылды.


Азнакай муниципаль районы хезмәт базарында киеренкелекне киметү Программасы нигезендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен бер махсус эш урыны булдырылды.

2014 елның 1 апреленә игълан ителгән вакансияләр исемлеге

ИМИНИЯТ АГЕНТЫ

АДМИНИСТРАТОР
БАлетмейстер
Нефть һәм газ скважиналары бораулаучысы
Нефть скважиналарын эксплуатацияләү бораулаучысы
Бухгалтер
Автобус йөртүче
АВТОМОБИЛь ЙӨРТҮЧЕ
ВЕТЕРИНАРИЯ ТАБИБЫ
ТАБИБ
Балалар бакчасына тәрбияче
ГОМУМПРАКТИКА ТАБИБЫ
АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ХЕЗМӘТЕ ТАБИБЫ
ТАБИБ-АКУШЕР-ГИНЕКОЛОГ
ТАБИБ-НАРКОЛОГ
ТАБИБ­-НЕВРОЛОГ
ТАБИБ - ОФТАЛЬМОЛОГ
ТАБИБ - УЧАСТОК ПЕДИАТРЫ
ТАБИБ - ПСИХИАТР
ТАБИБ - СТОМАТОЛОГ
Табиб - участок терапевты
ТАБИБ - ХИРУРГ
БАШ АГРОНОМ
БАШ БИБЛИОГРАФ
БАШ ВЕТЕРИНАРИЯ ТАБИБЫ
ЙӨК ТӨЯҮЧЕ
БАШ ЗООТЕХНИК
УРАМ СЕБЕРҮЧЕ
ДИСПЕТЧЕР
ТЕРЛЕКЧЕ
ЮЛ ЭШЧЕСЕ
СКЛАД мөдире
Производство мөдире
ХУҖАЛЫК БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮЧЕ
ТАВЫШ ОПЕРАТОРЫ
ИНСТРУКТОР
ИНЖЕНЕР
ТАШЧЫ
КАССИР
УРМАНЧЫ (УРМАННЫ САКЛАУ БУЕНЧА ӨЛКӘН ДӘҮЛӘТ ИНСПЕКТОРЫ)
МАНИКЮР ЯСАУЧЫ
Урман МАСТЕРЫ
БОРАУЛАУ ҖАЙЛАНМАСЫ буенча мастер
БУЛЬДОЗЕР МАШИНИСТЫ
КАЛИБРЛАУ МАШИНАСЫ МАШИНИСТЫ
КҮЧМӘ ПАРДА ДЕПАРАФИНИЗАЦИЯЛӘҮ ҖАЙЛАНМАСЫ МАШИНИСТЫ
ТОРБА САЛУ МАШИНИСТЫ
Күтәрткеч МАШИНИСТЫ
Экскаватор МАШИНИСТЫ
ШӘФКАТЬ ТУТАШЫ
МЕНЕДЖЕР
Механизатор (докер-механизатор)
МАШИНА ЮУУ ҖАЙЛАНМАСЫ ОПЕРАТОРЫ
ЭЛЕКТРОН-ИСӘПЛӘҮ МАШИНАЛАРЫ ОПЕРАТОРЫ
КАРАВЫЛЧЫ
ПАРИКМАХЕР
БАЛТА ОСТАСЫ
ярдәмче эшче
АШ-СУ ОСТАСЫ
Нефть скважиналары бораулаучысы ярдәмчесе
Комбайнчы ярдәмчесе
УКЫТУЧЫ
АЗЫК-ТӨЛЕК булмаган ТОВАРЛАР САТУЧЫ
Киң профильле сатучы
Психолог
мунчага хезмәт күрсәтү буенча эшче
ТӨРЛЕ ЭШЧЕ
ТҮГӘРӘК ҖИТӘКЧЕСЕ
АВТОМОБИЛЬЛӘР РЕМОНТЫ БУЕНЧА СЛЕСАРь
БЕЛГЕЧ
Бозау караучы
ҖЫЕШТЫРУЧЫ
ТОКАРЬ
ТРАКТОРЧЫ
Математика укытучысы
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАР УКЫТУЧЫСЫ
ФАРМАЦЕВТ
ФРЕЗЕРЧЫ
ХИМИЯ УКЫТУЧЫСЫ
ТЕГҮЧЕ
ШТУКАТУР
ЭЛЕКТР һәм газ белән эретеп ябыштыручы
ЭЛЕКТРик
ЭЛЕКТР ҖИҺАЗЛАРЫН РЕМОНТЛАУ ҺӘМ АЛАРГА ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЭЛЕКТРОМОНТЕР
Энергетик
ЭЛЕКТРОМОНТЕР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның мәшгульлек үзәгенә 309 вакансия игълан ителгән