Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Мизгел” театр студиясе “Сәхнә көзгесе” фестивалеендә I дәрәҗәдәге Диплом һәм медальгә лаек булды

Язның кояшлы матур иртәсендә шәһәрнең 7 нче урта мәктәбендә эшләп килүче "Мизгел" театр студиясе Яр Чаллыга юл тотты. Олы сәхнәгә юл кечкенәдән үк башлана шул. Автомобильчеләр шәһәрендәге балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда узган "Сәхнә көзгесе" дип исемләнгән республикакүләм балалар милли театр фестивале дә нәкъ шуңа ишарәләде. Ике көн дәвамында барган...

Язның кояшлы матур иртәсендә шәһәрнең 7 нче урта мәктәбендә эшләп килүче "Мизгел" театр студиясе Яр Чаллыга юл тотты. Олы сәхнәгә юл кечкенәдән үк башлана шул. Автомобильчеләр шәһәрендәге балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда узган "Сәхнә көзгесе" дип исемләнгән республикакүләм балалар милли театр фестивале дә нәкъ шуңа ишарәләде. Ике көн дәвамында барган бәйгедә әллә күпме яңа сәләтләр ачылды, кемнәрдер үзенең булачак һөнәренә беренче адымын ясады.

Фестивальдә Чаллы мәктәпләре һәм республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 61 иҗат коллективы катнашты. Балалар һәм яшьләр иҗат сараеның "Нур" милли мәдәниятне һәм сәнгатьтне үстерү бүлеге хезмәткәре Нәфидә Хәкимова сүзләренә караганда, сигезенченче тапкыр уздырылучы әлеге чараның дәрәҗәсе елдан-ел арта гына бара икән.

Жюри составында Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Гөлүсә Гайнетдинова, драматург Булат Сәләхов һәм иҗат сарае вәкилләре кергән иде. Балаларның чыгышын бәяләгәндә алар яшь үзенчәлекләренә, әсәрнең куелышына, яшь артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышына, кыскасы, һәрбер детальгә игътибар итте. Башта Чаллы, ә икенче көнне инде районнардан килгән кунаклар чыгыш ясады.

Чарада төрле сәхнә әсәрләре күрсәтелде. Онытылмас җәүһәрләребез - Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", музыкаль спектакльләрдән өзекләр, Г.Тукай әкиятләреннән театраль тамаша да куелды. Аеруча Азнакайның 7 нче гомумбелем бирү мәктәбе "Мизгел" иҗат берләшмәсе чыгышы жюри әгъзаларының күңеленә аеруча хуш килде. Аларның декорацияләре, костюмнары зәвыклы, уйнаулары күңелгә ятыш, режиссерның һәр бала белән аерым эшләгәне күренеп тора иде. Слайд-шоулар, видеосюжетлар, музыкаль һәм үзенчәлекле тавышлар да кулланылды. Нәтиҗәдә, "Мизгел" театр студиясе 1 нче дәрәҗәдәге Диплом һәм медальгә лаек булды.

"Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз", - диелә бит халык мәкалендә. Чыннан да, һәр балада нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый. Тик аны ачыклый, таба белергә һәм үстерергә генә кирәк. "Сәхнә көзгесе" фестивале нәкъ менә шуңа этәргеч булып тора да инде.

Балалар иҗаты - бетмәс-төкенмәс хәзинә, байлык ул. Аларга ялкынлы илһам, сүнмәс дәрт, якты ышаныч өстәп торыйк. Иҗат чишмәләребез саекмасын!

Сөмбел ХӘМИДУЛЛИНА,

Эльвира ХАРИСОВА,

Зөлфия ҖИҺАНШИНА,

мәктәп укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Мизгел” театр студиясе “Сәхнә көзгесе” фестивалеендә I дәрәҗәдәге Диплом һәм медальгә ла...