Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның "Миләшкәй" балалар бакчасында “Киләчәк” республика программасы кысаларында зона семинары узды

Азнакай шәһәренең 13 нче "Миләшкәй" балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Татарстанда "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты эшләнде һәм ул узган елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлады. -Әлеге...

Азнакай шәһәренең 13 нче "Миләшкәй" балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

Татарстанда "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты эшләнде һәм ул узган елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлады.

-Әлеге программаның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшергә өйрәтү, - ди Азнакай мәгълүмати-методик үзәк методисты Эльвира Сәитова. - Бүгенге көндә районыбызда 58 балалар бакчасы эшли. Анда 4121 бала йөри, шундый 3 меңнән артыгы - татарлар. Шуңа күрә бездә татар телен өйрәнү артык авыр бирелми дияр идем.

Укыту-методик комплектына рәсемле дәфтәрләр, кызыклы аудио-видиеоматериаллар кергән. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланмалар бар. Балалар бакчалары мультимедиа проекторлары, ноутбук һәм экраннар белән җиһазлана.

-Яңа методика сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләр балаларга хәзер җиңелрәк бирелә, кызыксындыру чаралары күп. Аеруча алар татарча мультфильмнарны яратып карыйлар, әкиятләрне йотлыгып тыңлыйлар, - ди 12 нче "Росинка" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Хаҗиева.

Семинарда катнашкан Баулы һәм Лениногорск районнары вәкилләре "Миләшкәй" балалар бакчасы буйлап сәяхәт кылганда, биредәге татар мөхитенең, милли рухның хөкем сөрүенә соклануларын белдерделәр. Төркемнәрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган почмаклар урын алган. Ә туган якны өйрәнү музей-бүлмәсе - тәрбиячеләргә занятиеләр үткәрү, балаларны борынгы традицияләребез белән таныштыру өчен искиткеч урын.

-Бакчабызда ун төркем эшли, шуның икесе - татар. Аларга ата-аналар балаларын бик теләп бирәләр, аеруча катнаш никахлы гаиләләр балаларының татарча да белүен тели. Ә саф татар балаларын исә русча сөйләшергә өйрәтәбез, - ди балалар бакчасы мөдире Әлфия Шәфыйгуллина.

Остаханә дәресе барышында әрмән, рус, татар балалары сорауларга бертигез дәрәҗәдә дөрес җавап бирде.

-Бездә күпчелек татар гаиләләрендә дә русча сөйләшәләр, шуңа белем бирү Азнакайга караганда бераз катлаулырак, - ди Лениногорск шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы хезмәткәре Минзилә Мөгыйнова. - Әмма ата-аналар яңа методиканы җылы кабул иттеләр. Мин алар һәм балалар арасында бәйгеләр оештырам, әнә шулай телне бергәләп өйрәнәбез.

Баулының 1 нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Садыйкова да ата-аналар белән бу яктан килешеп эшләүләре хакында әйтте.

Яңа укыту-методик комплектына нигезләнеп белем бирү балаларның сүз байлыгын арттыра, хәтерләрен яхшырта, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Күптеллелекнең уңай яклары галимнәр тарафыннан да расланган. Әмма һәр яңалык - ул сынау, табышлар һәм ялгышлар да. Шулай очрашып, тәҗрибә уртаклашу бу мәсьәләдә күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның "Миләшкәй" балалар бакчасында “Киләчәк” республика программасы кысаларында зона семинары...