Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәгълү­ма­ти-ме­то­дик үзәк директоры: "Ке­шеләр­не рух­лан­ды­рып, үз ар­тым­нан ияртә алам"

Ми­не киң­кыр­лы шә­хес бул­ган ха­тын-кыз­лар сок­лан­ды­ра. Га­илә мәшә­катьлә­ре өс­тенә нә­фис иңнә­ренә җәм­гы­ять­нең баш­ка йөклә­рен дә са­лып, аны ла­ек­лы тар­та алу ба­тыр­лык­ка тиң. Бү­ген­ге әңгәмәдә­шем әнә шун­дый гүзәл зат­лар­ның бер­се, аз­на­кай­лы­лар­ның күп­че­ле­генә ях­шы та­ныш - Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең мак­тау­лы мә­га­риф хезмәткә­ре Ли­лия Әхмә­ди­ши­на. -Ли­лия ха­ным, Сез озак ел­лар мәгълү­ма­ти-ме­то­дик үзәк­не җитәк­ли­сез, бо­лар...

Ми­не киң­кыр­лы шә­хес бул­ган ха­тын-кыз­лар сок­лан­ды­ра. Га­илә мәшә­катьлә­ре өс­тенә нә­фис иңнә­ренә җәм­гы­ять­нең баш­ка йөклә­рен дә са­лып, аны ла­ек­лы тар­та алу ба­тыр­лык­ка тиң. Бү­ген­ге әңгәмәдә­шем әнә шун­дый гүзәл зат­лар­ның бер­се, аз­на­кай­лы­лар­ның күп­че­ле­генә ях­шы та­ныш - Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең мак­тау­лы мә­га­риф хезмәткә­ре Ли­лия Әхмә­ди­ши­на.

-Ли­лия ха­ным, Сез озак ел­лар мәгълү­ма­ти-ме­то­дик үзәк­не җитәк­ли­сез, бо­лар өс­тенә - иҗ­ти­ма­гый со­вет рәи­се, ра­йон тер­ри­то­ри­аль сай­лау ко­мис­си­я­се рәи­се, иҗа­ди укы­ту­чы­лар­ның рес­пуб­ли­ка ас­со­ци­а­ци­я­се әгъ­за­сы. Бу өлкәләр­нең һәр­бер­се бик җа­вап­лы. Ба­ры­сы­на да ни­чек җи­тешә­сез?


-Бар читтән күзәтү­челәр, бар тор­мыш эчендә кай­нап яшәү­челәр. Мин үзем­не икен­челәр рә­тенә кертәм. Ва­кый­га­лар агы­мын­да бу­лу, Аз­на­ка­е­быз­ның ма­тур киләчә­ге өчен җан атып яшәү ми­нем өчен күпкә кы­зык­лы­рак.


-Сез мәктәп­не ме­дальгә тә­мам­ла­ган­сыз, инс­ти­тут­та бик ях­шы укы­ган­сыз. Зур шәһәрләр­не яу­лау мөм­кин­ле­ге бу­ла то­рып, кеч­кенә Аз­на­кай­га нәрсә тар­тып кай­тар­ды?


-С­ту­дент ел­ла­рын - кол­хоз­да, тө­зе­леш от­ря­дын­да эшләүләр­не, фольк­лор экс­пе­ди­ци­ялә­рне искә тө­шерәм дә, хол­кым­ның кай­да чы­ны­гуы ту­рын­да уй­лап ку­ям. Ни өчен пе­да­го­гик би­ог­ра­фи­ям баш­лан­ган Ярос­лав гим­на­зи­я­сендә укы­ту­чы яки пе­динс­ти­тут­та фән­ни хезмәткәр бу­лып кал­ма­дым? Ка­зан пе­динс­ти­ту­тын­да ас­пи­ран­ту­ра тә­мам­ла­ган­нан соң га­лим бу­лып китү мөм­кин­ле­гем дә бар иде. Бо­лар­га Рос­сия мә­га­риф ака­де­ми­я­се тәҗ­рибә­се бу­ен­ча уңыш­лы эшем, икъ­ти­сад һәм ман­чес­тер уни­вер­си­те­ты­ның юга­ры мәктә­бендә ма­гистр прог­рам­ма­сы бу­ен­ча ал­ган бе­ле­мем­не дә өстәсәң... Ту­ган Аз­на­ка­е­ма кайт­кач, ху­җа­бикә бу­лып, ирем­не, кы­зым­ны көйләп нигә өйдә генә утыр­мас­ка иде? Бә­хет өчен бу да әз тү­гел, ми­немчә. Юк, мин ха­тын-кыз иң ки­мендә Дәүләт Ду­ма­сы де­пу­та­ты бу­лыр­га ти­еш дип әйт­мим. Әм­ма үз дөнь­я­ма гы­на биклә­неп яшәү хол­кы­ма хас тү­гел.


-Ке­ше кай­чан ли­дер­га әве­релә?


-Ба­ры­сы­на да кеч­кенәдән ни­гез са­лы­на. Мәктәп ел­ла­рын­да кы­зык­сы­ну­ым ми­не Пи­о­нер­лар йор­ты кар­шын­да­гы "Фа­кел" шта­бы­на алып кил­де. Ос­та­зы­быз Зөл­фия Ша­ки­ро­ва без­не ра­йон­ның һәм рес­пуб­ли­ка­ның та­ныл­ган җитәк­челә­ре белән та­ныш­тыр­ды. Штаб­та мө­һим со­ци­аль кү­некмәләр ал­дык, үз-үзе­безгә ыша­ныч тәр­би­ялән­де, туг­ры дус­лар тап­тык. Тор­мыш "фа­кел"­чы­лар­ны дөнья буй­лап сипсә дә, бү­генгәчә бер-бе­ре­без белән ара­ны өз­ми­без. Тор­мы­шым­ны та­мыр­дан үзгәр­тер­лек ке­шеләр­не оч­ра­та алу­ым белән дә бә­хет­ле­мен. Әни­ем Ро­за Әхмә­ди­ши­на­га бик рәхмәт­ле­мен. Ана­то­лий Бай­ков, Вла­ди­мир Со­ко­лов, Ро­за Га­ле­е­ва... Са­ный китсәң, күп ан­дый кы­зык­лы ке­шеләр яз­мы­шым­да.


- Нык­лы ст­рук­ту­ра тө­зер өчен ке­шегә нин­ди сый­фат­лар кирәк дип исәп­ли­сез?


- Мәхәббәт. Уку­ны, эшең­не, ке­шеләр­не яра­ту. Ире­шелгәннәрдә тук­тап кал­мау, мак­са­ты­ңа ом­ты­лу.


- Сез­не бы­ел "Ел ха­тын-кы­зы" бәй­ге­сенә тәкъ­дим ит­теләр. Ан­да нин­ди ки­че­решләр һәм өметләр белән кат­на­ша­сыз?


-Кай­сы гы­на кон­курс­ны ал­ма, ул - үз кө­чең­не сы­нау мөм­кин­ле­ге һәм ан­нан баш тар­тыр­га яра­мый. Мин үз кө­чемә һәм мөм­кин­леклә­ремә ыша­нам. Мар­тин Лю­тер Кинг әйткәнчә, юл­ны ту­лы­сы белән ачык күрмәсә­гез дә, бе­рен­че адым­ны ясар­га кирәк. Мин кон­курс ко­мис­си­я­сенә до­ку­мент­лар пап­ка­сын тап­шы­рып, бе­рен­че ады­мым­ны яса­дым. Һәр ке­ше ка­бат­лан­мас, үзенчә­лек­ле. Үзем­не дә шун­дый дип уй­лый­сым килә. Үҗәт­ле­гем, юмор хи­сем җитәр­лек. Та­би­га­тем бу­ен­ча мин - ли­дер, шу­ңа күрә ке­шеләр­не рух­лан­ды­рып, үз ар­тым­нан ияртә алам.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның мәгълү­ма­тиме­то­дик үзәк директоры: "Ке­шеләр­не рух­лан­ды­рып, үз ар­тым­нан ияртә ал...