Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәгариф музее якты хәтирәләр саклый

Мәгариф музеенда укытучы гаиләләр турында истәлекләр аерым урын алып тора. Биредә аларга багышланган очрашулар еш үткәрелә. Шушы көннәрдә укучылар Фатыйма һәм Әсгать Мозаффаровлар белән таныштылар. Тугызынчы сыйныфта укыганда ук балаларга Кәкре Елга мәктәбендә математикадан белем бирә башлаган Әсгать ага авыр сугыш юлларын да үтә, ут взводы командиры була, батырлыклары өчен...

Мәгариф музеенда укытучы гаиләләр турында истәлекләр аерым урын алып тора. Биредә аларга багышланган очрашулар еш үткәрелә. Шушы көннәрдә укучылар Фатыйма һәм Әсгать Мозаффаровлар белән таныштылар.

Тугызынчы сыйныфта укыганда ук балаларга Кәкре Елга мәктәбендә математикадан белем бирә башлаган Әсгать ага авыр сугыш юлларын да үтә, ут взводы командиры була, батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган мәктәбендә география, физкультура укыта. Бер үк вакытта колхозның пароешма секретаре итеп тә сайлыйлар. Тормыш иптәше Фатыйма апа гомере буе башлангыч сыйныфларга белем бирә. Тату гаиләдә өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Әсгать абый, сугышта алган яралары тынгы бирмичә, 1954 елда ук арабыздан китеп бара.

Горурлыгыбыз булган бу пар турында кызлары Фиалка һәм туганнары Ниһәт Мозаффаровның чыгышын балалар кызыксынып тыңлады.

- Сез бик матур чорда, техника гасырында яшисез. Уңышларыгыз алган белем-күнекмәләрегезгә бәйле икәнен онытмагыз. Хәзер сез - мәктәптә, киләчәктә илнең хуҗалары буласы, - диде кунаклар.

Тәкъсимә Гарипова, музей мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның мәгариф музее якты хәтирәләр саклый