Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Ләззәт” бию ансамбле лауреат исеменә лаек булды

Ветеран үзешчәннәрнең "Балкыш" республика фестивале инде өченче елын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында үтә. Башкаланың Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе залында барган гала-концертта фестиваль лауреаты исемен яулаган Азнакайның "Ләззәт" бию ансамбле дә чыгыш ясады. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әүвәл зона сайлап алу этабы үтте. Безнең ансамбль Әлмәттә чыгыш...

Ветеран үзешчәннәрнең "Балкыш" республика фестивале инде өченче елын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында үтә.

Башкаланың Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе залында барган гала-концертта фестиваль лауреаты исемен яулаган Азнакайның "Ләззәт" бию ансамбле дә чыгыш ясады.


Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әүвәл зона сайлап алу этабы үтте. Безнең ансамбль Әлмәттә чыгыш ясап, 10 мең үзешчән катнашкан бу бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә үткән иде.


Йомгаклау концертында ансамбль үзенең югары дәрәҗәдә башкарылган рус биюе белән жюрины да, тамашачыны да әсир итте. Нәтиҗәдә лауреат дипломына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдык.


Әйтергә кирәк, ансамбль ветераннардан торса да, үзе әле бик яшь. Ул 2011 елның октябрендә район-шәһәр Мәдәният йорты каршында төзелде. Аңа нигез салучы - профессиональ хореограф Равил Кәримов. Башта ул актив тормыш алып баручы бер төркем тынгысызларның бию белән мавыгу клубы буларак кына оешкан иде. Бер ел эчендә инде бию ансамбле булып туплана алды. Иҗат дөньясы торган саен бөтереп үз эченә алып кереп китте. Биюләр дә төрлеләнә барды.

2013 елда районның мәшһүр биючесе Илдар Манеров истәлегенә уздырылган "Бию планетасы" фестивалендә "Ләззәт" үз яшь категориясендә икенче урынны яулады. Шул ук елны "Балкыш"та катнашып, янә үзен танытты. Күп кенә район чараларында катнаштык. Әлеге иҗади уңышлар белән дәртләнгән бию коллективы фестивальнең өченчесенә әзерлек башлады. Яшь ансамбльне сәхнә киемнәре белән тәэмин итүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов матди ярдәм күрсәттеләр. Менә шулай итеп, башкалада Азнакай данын яклап, ансамбль уңышлы чыгыш ясап кайтты. Әлбәттә, менә шулай ярдәм, кайгырту булгач тагын да биегрәк үрләр яулыйсы килә, яңа иҗади ачышларга омтыласың. Иҗтиһатта безгә район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева да зур терәк, киңәшчеләребез.


Лалә Ахунова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Ләззәт” бию ансамбле лауреат исеменә лаек булды