Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Әкият” балалар бакчасында Халыкара кошлар көне узды

Табигатьтә яз хакимлек итә. Әлегә сандугач сайрауларын тыңларга иртәрәк, әмма язның беренче хәбәрчеләре - кара каргалар һәм сыерчыклар туган якларына кайтып, оя кору белән мәшгуль. Ел саен аларны сагынып көтеп алабыз. Әнә, 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбиячеләр Зөлфия Сафиуллина һәм Регина Хәертдинова төркеменә йөрүче балалар да Халыкара кошлар көненә...

Табигатьтә яз хакимлек итә. Әлегә сандугач сайрауларын тыңларга иртәрәк, әмма язның беренче хәбәрчеләре - кара каргалар һәм сыерчыклар туган якларына кайтып, оя кору белән мәшгуль.
Ел саен аларны сагынып көтеп алабыз. Әнә, 16 нчы "Әкият" балалар бакчасында тәрбиячеләр Зөлфия Сафиуллина һәм Регина Хәертдинова төркеменә йөрүче балалар да Халыкара кошлар көненә әкиятләр, шигырьләр, табышмаклар гына өйрәнеп калмаган, ә әти-әниләре ярдәмендә сыерчык оялары да ясаганнар. Аларны бакчадагы агачларга элеп куйганнар. Хәзер саф һавага уйнарга чыккан саен кошлар үзләренә йорт сайлаганны күзәтәләр. Бу балалар, һичшиксез, игелекле, туган җирен яратучы булып үсәрләр.
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Әкият” балалар бакчасында Халыкара кошлар көне узды