Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайның ике авылында участковый йорты ачылды
Татарстан Президенты программасын тормышка ашыру максатыннан, Азнакай муниципаль районның Тымытык һәм Вахитов авыл җирлекләре үзәгендә Азнакай эчке эшләр бүлеге участок уполномоченныйлары өчен 2 күп функцияле - гражданнарны кабул итү һәм полиция хезмәткәре гаиләсе яшәү өчен аерым бүлмәләре булган бина төзелде. Һәрберсе 3 әр миллион сумга төшкән әлеге "участковый йортлары"н хуҗаларына...
Татарстан Президенты программасын тормышка ашыру максатыннан, Азнакай муниципаль районның Тымытык һәм Вахитов авыл җирлекләре үзәгендә Азнакай эчке эшләр бүлеге участок уполномоченныйлары өчен 2 күп функцияле - гражданнарны кабул итү һәм полиция хезмәткәре гаиләсе яшәү өчен аерым бүлмәләре булган бина төзелде. Һәрберсе 3 әр миллион сумга төшкән әлеге "участковый йортлары"н хуҗаларына тапшыру тантанасы 24 декабрь көнне булды. Анда Республика Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, башка җаваплы хезмәткәрләр, ЭЭМның Азнакай бүлеге шәхси составы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев